+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
12 февраль , 18:30

Башкортстан белән Белоруссия 16 документка кул куйды

Узган атнада Минскида узган «Беларусь-Башкортстан» форумы кысаларында республиканың эшлекле даирәләре вәкилләре В2В төрендәге 500гә якын сөйләшүләр уздырган. Беларусь Республикасы ягыннан сөйләшүләрдә 350дән артык предприятие катнашкан.

Башкортстан белән Белоруссия 16 документка кул куйды
Башкортстан белән Белоруссия 16 документка кул куйды

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, «Урал пружина заводы» үз продукциясен - «Белкард» компаниясенә, «Блюминг» җәмгыяте Гомель вагон ремонтлау заводына, Минск трактор заводына озату турында килешүләр төзи.

“Туймазытехуглерод” җәмгыяте “Резинотехника" компаниясе белән ай саен 40-60 тонна күләмендә техник углерод озату буенча килешү төзегән.

- "Светлогорск целлюлоза-картон комбинаты" компаниясе җитәкчелеге белән Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә целлюлоза-кәгазь производствосын потенциаль төзү кысаларында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштык, - дип сөйләде Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Моратов оператив киңәшмәдә.

Ике көнлек эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан һәм Беларусь вәкилләре туризм, энергетика, спорт, машина төзелеше, мәдәният, мәгариф, инвестицияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек турында 16 документка кул куелган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: