+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 февраль 2024, 09:50

Хезмәттәшлектә – яңа офыклар!

“Башкортстан һәм Беларусь бизнес форумы”нда республикалар җитәкчелеге үзара файдалы мөнәсәбәтләрне яңа эчтәлек белән баету турында килеште.

Хезмәттәшлектә – яңа офыклар!Хезмәттәшлектә – яңа офыклар!
Хезмәттәшлектә – яңа офыклар!

Беларусь Республикасы белән Башкортстанның икътисади хезмәттәшлеге елдан-ел ныгый бара. 2023 елның 26-28 июнендә Уфада Русия һәм Беларусь Республикасы төбәкләренең X форумы үтте. Анда катнашучылар Русия һәм Беларусьның, ике дәүләтнең төбәкләре хезмәттәшлеге, иҗтимагый дипломатия, туризм, волонтерлык хәрәкәте, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Моннан тыш, Башкортстан һәм Беларусь Республикасы җитәкче­леге үзара файдалы хезмәттәш­лекне ныгыту, эшчәнлекне яңа эчтәлек белән баету буенча даими рәвештә нәтиҗәле форумнарда катнаша. Әйтик, узган ел 18-21 гыйнварда Башкортстан Хөкүмәте делегациясе Беларусьта эшлекле сәфәр белән булды. Делегация сос­тавына республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, төбәк предприятие­ләре һәм оешмалары җитәкчеләре кергән иде. Эшче төркем форматында алар коллегалары белән берлектә Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге буенча Юл картасын тормышка ашыру турында фикер алышты. Документ 130дан артык эш юнәлешен үз эченә ала.
Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкче­легендәге рәсми һәм эшлекле делегация Беларусь Республикасында булды. Башкортстан делегациясе сәфәре кысаларында Мински­ның Республика сараенда “Беларусь-Башкортстан бизнес-форумы” узды, анда башкарма власть органнары, иҗти­магый оешмалар, Башкортстан һәм Беларусь бизнес-берләшмәләре вәкилләре катнашты. Форум кысаларында пленар утырыш, Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәш­леген үстерү буенча эшче төркем утырышы, ике республика пред­приятиеләре арасында сөйләшүләр булды, шулай ук “Кунакчыл Башкортостан” гастрономия фестивале узды.
Форумның пленар утырышында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Беларусь Республикасы Премьер-министры Роман Головченко, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Беларусь Республикасының нефть һәм химия буенча дәүләт концерны рәисе Андрей Рыбаков катнаштылар.
Пленар утырышта Премьер-министр Роман Головченко эшлекле активлыкны үстерү, бизнес вәкил­ләре арасында яңа элемтәләр урнаштыру буенча актив эшне бил­геләп үтте.
– Беларусь Хөкүмәте исеменнән “Беларусь – Башкортстан бизнес-фору­мы”нда катнашучыларны сәламләүгә бик шатмын. Безнең башкаланың төп корылмаларының берсе – Республика сарае беренче тапкыр шушындый бизнес-форумны кабул итә. Бу исә әлеге форумга бирелгән игътибар һәм сезнең актив эшлекле позициягез турында сөйли. Бу чарада төрле өлкәләрдән – энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш һәм хезмәт күрсәтү тармакларыннан бизнес вәкилләре катнаша. Үзара хез­мәттәшлек үзеннән-үзе генә барлыкка килмәде. Бу – Башкортстан һәм Беларусь республикалары хөкүмәт­ләренең эшлекле активлыкны дәртләндерү, бизнес вәкил­ләре арасында яңа элемтәләр урнаштыру һәм үстерү буенча максатлы эшләү нәтиҗәсе, – диде Роман Головченко.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында Беларусь белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.
– Беларусь Башкортстан өчен – төп эшлекле партнер һәм тугандаш республика. Бу буш сүзләр түгел. Без шулай тоябыз. Белорус дусларның безне ничек кабул итүен дә күрәбез, – диде Радий Хәбиров. – Бизнес турында сөйләгәндә, безнең бергә ышанычлы һәм отыш­лы эшләвебез бик мөһим. Хезмәт­тәшлекнең файдасына һәм параметрларына килгәндә, күпсан­лы очрашулар барышында фикер алышабыз. Ә эшебезнең ышаныч­лылыгын ныгыту өчен партнерлар белән аралашуга өстенлек бирәбез. Әлбәттә, без хезмәттәшлек итәргә һәм алга барырга тиеш.
Форумда перспективалы социаль проектлар арасында Башкортстан пенсионерлары өчен Бело­руссиягә ташламалы турлар оештыру буенча “Башкортстанда һәм Беларусьта озын гомерлелек” программасы билгеләп үтелде. Тиздән мондый сәяхәтләр мәктәп укучылары өчен дә оештырылачак. Мәсәлән, мәктәп яшендәге балалар төркем­нәре белән алмашу планлаштырыла, алар Башкортстан һәм Беларусь балалар лагерьларына барачак. Шуңа бәйле рәвештә ике республика җитәкчелеге, ике арадагы авиарейсның 96 процентка йөклән­гәнлеген исәпкә алып, Уфадан Минскига икенче туры рейс ачу өстендә эшли башлады.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең чыгышында билгеләп үтүенчә, Башкортстан Беларуська халыкара инвестиция партнерлыгы мәсьәләләрендә аерым өстенлек бирә.
– Билгеләп үтәм, бу ел Башкортстан-Беларусь мөнәсәбәтлә­рендә истәлекле булачак. Безнең хезмәттәшлек рәсми дәрәҗәдә чирек гасыр дәвам итә. Беларусь коллегаларыбыз белән барлык мәсьәләләрне туганнарча хәл итәбез. Һәр проект “гаилә советы”н­дагы кебек формалаштырыла һәм эшкәртелә дип әйтергә була. Һәм мондый хезмәттәшлекнең бер мисалы – ашлык киптерү җиһазлары җитештерүче “Амкодор-Агыйдел” заводын төзү буенча уникаль механизмны эшләү һәм уңышлы сынау. Әлеге проектны гамәлгә ашырганда 20 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү комплексы төзүне республика үз өстенә алды. Без бу бурычны рекордлы вакытта – 9 айда үтәдек, – диде Андрей Назаров.
Уникаль тәҗрибә Беларусь инвесторларын кызыксындырды, алар Башкортстан территория­сендә башка производстволарны да урнаштырырга ниятли. Планлаштырылган инвестицияләр суммасы 60 миллиард сумнан артып китә. Алар арасында электр транспортын үстерү буенча Башкортстан-Беларусь компетенцияләр үзәге, шулай ук техниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча сервис үзәге бар. Сөт эшкәртү һәм сөт продукциясенең киң спектрын җитештерү проекты карала, җи­теннән тукыма җитештерү һ. б. планлаштырыла.
Андрей Назаров шулай ук “Башкортстан-Беларусь индустриаль-инвестиция технополисын” уникаль инструментлар һәм ярдәм чаралары белән тыгызрак интеграция­ләү планнары турында сөйләде.
– “Алга” махсус икътисади зонасы өстәмә рәвештә 200 гектарга киңәйтеләчәк, чит ил кадрларын һәм белгечләрен җәлеп итү өчен уңайлы арендалы торак һәм инфраструктура төзү планлаштырыла. Моннан тыш, компанияләргә комплекслы хезмәт күрсәтү системасын “бер тәрәзә” принцибы буенча тормышка ашырабыз, ә технополис мәйданчыгында 5 индустриаль парк төзүне планлаштырабыз. Производствоны урнаштыру өчен корпусларның гомум мәйданы 100 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Проектларны финанслауга минималь процент белән заем акчасын җәлеп итү мәсьәләләрен карыйбыз, – диде Андрей Назаров.
Форумның тагын бер мөһим чарасы – Башкортстан һәм Беларусь хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы. Эшче төркем составына ике яктан да хөкүмәтләр әгъзалары, власть органнары вәкилләре, малтабарлар керә. Катнашучылар уртак проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗә­ләре һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында фикер алышты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яклар мондый форматта инде 6нчы тапкыр очраша. Беренче утырыш 2021 елда узган иде.
Беларусь Республикасының нефть һәм химия буенча дәүләт концерны рәисе Андрей Рыбаков билгеләп үтүенчә, Башкортстан белән Беларусь арасындагы юл картасы – даими рәвештә яңартыла торган “җанлы” эш документы.
– Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча юл картасын актуаль­ләштерергә һәм бүген югары дәрәҗәдә йөкләнгән бурычларны өстәргә тәкъдим итәм. Сезнең белән бергәләп уңышлы башкарган чаралар бар. Яңаларын өстәргә кирәк, аларның кайберләре шушы көннәрдә, объектларда һәм эш сәфәрләре дәвамында яңгырады, – диде Андрей Рыбаков.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов бүгенге көндә хезмәттәшлек программасына кертелгән 118 чара үтәлүен билгеләде. Алар арасында сәнә­гать, сәүдә, транспорт үсеше, авыл хуҗалыгы, туризм һәм спорт юнәлешләре буенча проектлар бар.
Мәсәлән, сәнәгать кооперациясе юнәлешендә “Башнефтегеофизика” компаниясе һәм Гомельнең “Сейсмотехника” предприятиесе “Батыр” сейсморазведкасы өчен техниканы бергәләп җитештерүне җайга сала. Минск автомобиль һәм Уфа трамвай-троллейбус заводлары тарафыннан зур сыйдырышлы принципиаль яңа троллейбус төзү проекты гамәлгә ашырыла, 260 машина-комплект җитештерү контракты төзелә, Уфаның электр транспортын камилләштерү өлкә­сендә үзара хезмәттәшлек арта. “Амкодор” холдингы җитештерүен локальләштерү кысаларында ашлык эшкәртү техникасы җитештерү заводы төзелә. 2023 елда республика аграрийлары 280 берәмлек “Беларусь” тракторы, 67 берәмлек “Полесье” комбайны һәм башка техника сатып алган, – дип билге­ләп үтте Рөстәм Моратов.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев ике төбәкнең сәнәгать комплекслары кооперациясе машина төзелешендә, энергетикада, нефть химиясендә, җиңел сәнәгатьтә уңышлы бара, дип өстәде.
– Урал пружина заводы Беларусь компанияләре белән үз продукциясен җитештерү күләмен һәм ассортиментын киңәйтү буенча актив хезмәттәшлек итә. Нефте­каманың “Искож” продукциясенә Беларусь­ның автомобиль төзе­леше, мебель һәм аяк киеме сәнәгате предп­рия­тиеләрендә ихтыяҗ бар. ЭРСО холдингы “Белэнерго” белән электр энергетикасы өлкәсендә хезмәт­тәшлекне үстерә. 5 елдан артык вакыт дәвамында Ишембай катализаторлар заводы ел саен Мозырь нефть эшкәртү заводына 4000 тонна крекинг катализаторлары җибәрә. Ике республиканың да сәнәгать потенциалын үстерү өчен яңа перспективалы юнәлешләр табабыз, – дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.
Утырыш кысаларында яклар агросәнәгать секторында хезмәт­тәшлекнең берничә потенциаль перспективалы юнәлеше турында фикер алышты. Беренче чиратта, бу – авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, аларны җитештерү, селекцияләү.
Мәсәлән, Башкортстан җи­теште­рүчеләре җитен орлыгы, бройлерларның нәселле йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер. Ә 26-29 мартта Уфада узачак “Агрокомплекс-2024” халыкара күргәз­мәсенә Беларусь Республикасыннан зур делегация килүе көтелә.
Тагын бер перспективалы инвестиция проекты – Башкортстан территориясендә сәүдә үзәге булдыру, анда бары тик Беларусь Республикасында җитештерелгән товарлар һәм продуктлар гына сатылачак. Башлангыч этапта Уфаның иң эре сәүдә үзәкләренең берсендә азык-төлек һәм тукыма товарлары белән сәүдә итүче кибетләр урнаштыру планлаштырыла. Аннары проектны гамәлгә ашыру өчен махсус җир участогы бүлеп биреләчәк.
2024 елның җәендә Беларусь Республикасыннан 100 укучы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында “Союз” профильле сменасына Башкортстан Республикасына киләчәк.
– 2023 елда без Башкортстанга шушы республика территориясендә беренче заводыбызны ачу өчен килдек. Исегезгә төшерәбез, ашлык киптерү техникасы җитештерү заводын рекордлы 9 айда эшләтеп җибәрделәр. Шул ук көнне Башкортстан коллегаларыбыз белән “Амкодор” төркеменең икенче заводына нигез салдык, чөнки республика үзен җаваплы һәм ышанычлы партнер буларак танытты. Кадерле кунакларыбызны кабул итеп, алар белән үз мәйдан­чыгыбызда очрашуга шатбыз. Башкортстан коллегаларыбыз белән очрашулар, һәрвакыттагыча, нә­тиҗәле уза, – диде “Амкодор” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Александр Шакутин.
Ике республика малтабарлары өчен форум кысаларында эшлекле элемтәләр мәйданчыгы оештырылды. Сөйлә­шүләрдә Башкортстаннан – 54 компания, Беларусьтан 350ләп предприятие катнашты. Башкортстан вәкилләре бу илнең әйдәп баручы предприятиеләрендә очрашуларда булды.
Ике көнлек эш нәтиҗәләре буенча Башкортстан һәм Беларусь вәкилләре туризм, энергетика, спорт, машина төзелеше, мәдәният, мәгариф, инвестицияләр өлкәлә­рендә хезмәттәшлек турында уннан артык килешүгә кул куйдылар.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас