+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 февраль 2024, 13:30

Мәскәүдә «ЦУР.Бизнес» проекты тәкъдим ителде

Мәскәүдә үтүче «Русия» халыкара күргәзмәсендә Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге базасында бизнес белән кире элемтәнең бердәм механизмын тәкъдим ителде.

Мәскәүдә «ЦУР.Бизнес» проекты тәкъдим ителдеМәскәүдә «ЦУР.Бизнес» проекты тәкъдим ителде
Мәскәүдә «ЦУР.Бизнес» проекты тәкъдим ителде

- Бу көннәрдә без ВДНХ күргәзмәсендә "ЦУР. Бизнес" проектын тәкъдим итәбез. Әлеге яңалык бизнес һәм инвесторлар белән хезмәттәшлек итү өчен барлык коммуникация каналларын җыюны, шулай ук "бердәм тәрәзә" механизмын күздә тота, – дип билгеләп үтте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов.

«ЦУР.Бизнес»та төрле мәгълүмат алу һәм проектның, инвестиция порталының (investrb.ru) сервислары турында аңлату өчен бизнес белән "кайнар линия" төзелде, шул исәптән карау һәм хезмәтләрне сайлау өчен мөрәҗәгать итүче тарафыннан документлар җибәрү мөмкинлеге дә эшләнде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас