Хәбәр ителүенчә, Мәскәүдә Русиянең икътисади үсеш министры Максим Решетников һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы булды. Алар Башкортстан территориясендә берничә колачлы проектны гамәлгә ашыру, актуаль мәсьәләләр һәм төбәкнең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, очрашуда Уфа районында һәм Салават шәһәрендә сәнәгать-җитештерү төрендәге “Алга” махсус икътисади зонасы мәйданнарын киңәйтү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Бу Белоруссия партнерлары белән берлектә яңа производстволарны эшләтеп җибәрү өчен кирәк.
Мәсәлән, февраль башындагы Минскига сәфәр нәтиҗәләре буенча Башкортстан – Белоруссия индустриаль паркын булдыру турында килешүләргә ирешелде. Аның тәүге резидентларының берсе шәһәр электр транспорты җитештерү заводы булачак. Бу – “МАЗ” һәм “Уфа трамвай-троллейбус заводы” җәмгыятьләренең берлектәге предприятиесе. Моннан тыш, потенциаль мәйданнар белән тагын берничә компания кызыксына.
Салават шәһәре территориясендә “1AK-GROUP” Белорусия холдингы белән берлектә литий аккумуляторлары, шулай ук ясалма полимерлар җитештерүне планлаштыралар, бу эшкә “Химинвест” компаниясе керешергә ниятли.
– Безнең “Алга” зонасы актив үсеш алды. Белоруссиягә соңгы сәфәр вакытында без андагы бизнес белән берлектә Башкортстанда тагын берничә проектны гамәлгә ашыру турында килешүләргә ирештек. Шуңа күрә махсус икътисади зонаны киңәйтү максатка ярашлы булачак, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Тагын бер зур проект – Агыйдел шәһәренең индустриаль үсеше. Бу мәсьәләне Радий Хәбиров 2023 елның гыйнварында Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да күтәргән иде. Очрашу нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы Агыйдел шәһәрендә махсус икътисади зона булдыру мөмкинлеген карарга кушты. Шуңа бәйле рәвештә, перспективалы мәйданчыкларның берсен “Алга” махсус икътисади зонасы составына кертү дә максатка ярашлы булачак.
Искә төшереп үтик, Радий Хәбиров Максим Решетников белән алдагы очрашуларның берсендә республикада өстенлекле махсус зоналарга ихтыяҗ зур булуын билгеләп, “Алга” махсус икътисади зонасын киңәйтү таләп ителүгә басым ясаган иде. “Бу очракта теләктәшлек итүне сорыйбыз. Безнең махсус икътисади зона илдә иң динамикалы үсеш кичерүче санала. Бу – безнең горурлыгыбыз. Бөтен республика белән аны уңышка ирештерү өстендә эшлибез. Әлбәттә, аның составына яңа мәйданчыклар кертергә, яңа җитештерү объектлары төзү өчен “Уфа” индустриаль паркы территориясен дә киңәйтергә телибез. Тагын бер перспективалы проект – Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Агыйдел шәһәрен үстерү. Без бу территорияне ничек итеп җанландыру юлларын барладык, аңа үсеш динамикасы бирү өчен төрле вариантлар эзләдек. Әлбәттә, бу территориянең дә махсус икътисади режим өстенлекләреннән файдалануы бик яхшы булачак”, – диде Радий Хәбиров.
– Башкортстанның күрсәткечләре яхшы. Җитештерүдә дә, авыл хуҗалыгында да, төзелештә дә уңай динамика күзәтелә. Иң мөһиме, халыкның керемнәре арта – бу безнең алда торган өстенлекле бурыч, – диде үз чиратында Максим Решетников.
Соңгы очрашуда икътисади үсеш министры Максим Решетников шулай ук Башкортстанның үсеш темпларын, федераль проектларны гамәлгә ашыруда Башкортстан тәҗрибәсен югары бәяләде.
– Республиканың идарә командасы үсеш нокталарына булышлык итүдә федераль һәм төбәк инструментларын дөрес файдалана. Төп макроикътисади күрсәткечләр шушы хакта сөйли. Узган ел Башкортстанда сәнәгать җитештерүе күләме – 6,5, инвестицияләр җәлеп итү 6 процентка артты. Туризм актив үсеш ала, – дип билгеләп үтте Максим Решетников. Гомумән алганда, Башкортстан илнең алдынгы төбәкләренең берсе.
Моннан тыш, Максим Решетников һәм Радий Хәбиров Сибай – Подольск – Новорудная тимер юл тармагы төзелеше проектын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук быел көз Уфада узачак Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумына әзерлек турында фикер алыштылар.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров икътисади үсеш министры Максим Решетниковка Башкортстанда гамәлгә ашырылучы колачлы проектларга ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
– Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы белән хезмәттәшлек итү безнең өчен бик мөһим. Мөнәсәбәтләребез бик эшлекле һәм конструктив, – диде Радий Хәбиров. – Аерым алганда, ведомство “Алга” махсус икътисади зонасын үстерү буенча безнең башлангычларны хуплады, министрлык командасы безгә ярдәм итә. Гомумән, республикада җитештерү күләменең үсеш темплары, инвестицияләр җәлеп итү, социаль-икътисади күрсәткечләр, чыннан да, начар түгел. Нинди юнәлештә үсәргә кирәклек билгеле, иң мөһиме – барлык мәсьәләләр буенча да уңай динамика бар, – дип аңлатты Радий Хәбиров.
Җыеп әйткәндә, инвестиция активлыгын туктатмас өчен, “Алга” үсеше мәсьәләсен хәл итү көнүзәк бурычларның берсе. Сибай – Подольск – Новорудная тимер юлы проектына килгәндә, ул федераль әһәмияткә ия, чөнки бу юл илнең транспорт инфраструктурасын шактый яхшыртачак һәм көньяк төбәкләргә, Казахстанга йөкләр ташу 200 километрга кыскарачак.
Әйтергә кирәк, Максим Решетников узган ел Башкортстанга эшлекле сәфәр белән ике тапкыр килде һәм төп тармакларда тотрыклылыкны тәэмин итү буенча республика җитәкчелегенең эшчәнлегенә югары бәя бирде.
– Безнең өчен Башкортстанның бүгенге көндә җитди игътибар бирелүче һәм төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә торган проектларны гамәлгә ашырудагы тәҗрибәсе мөһим, – диде Максим Решетников. – Шул ук вакытта сез федераль программаларны үз карарларыгыз белән оператив рәвештә тулыландырасыз, алар республиканың анык ихтыяҗларын чагылдыра. Бу уңайдан сезнең нәтиҗәле эшегез хөрмәткә лаек.
Максим Решетников эшлекле сәфәре вакытында башка төбәкләргә Уфаның, Башкортстанның тәҗрибәсен күчерү мәсьәләсенә дә тукталды. “Без төбәкләр белән бик тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Төбәкләр федераль дәрәҗәдә нинди эшләр планлаштырылуын, карар кабул итүнең эзлеклелеген аңларга тиеш. Ә безгә төбәкләрнең нинди планда фикер йөртүен аңлау мөһим. Башкортстанга очраклы рәвештә генә килмәдек, чөнки республика, беренчедән, федераль акча белән бик нәтиҗәле эш итә. Икенчедән, ул үзенең көнүзәк мәсьәләләрен һәм башлангычларын алга сөрә, ә ул башлангычлар уникаль. Соңгы елларда төбәкләр эшчәнлегендә көндәшлек һәм хезмәттәшлек нисбәтенең киң һәм горизонталь кооперация файдасына бик нык үзгәрүе дә бик мөһим. Бурычлар бик күләмле, аларны берүзең генә хәл итә алмыйсың. Базар икътисады һәркемгә җитәрлек мөмкинлек бирә, бары тик инвесторлар, банклар, хезмәт ресурслары белән нәтиҗәле эшләргә кирәк”, – диде министр.
Максим Решетников федераль бюджет акчасын җәлеп итү һәм башлангычларны гамәлгә ашыру буенча төбәкләр арасында көндәшлек зур, дип өстәде. Ләкин федераль власть ресурслар чикле чорда, төбәк командаларына ышаныч дәрәҗәсен һәрвакыт анализлый. Кемдер инде үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, проектларны гамәлгә ашырды, ә кемдер яңа гына башлый, һәм аларга әле өйрәнергә кирәк. Бу планда Башкортстан Республикасы командасы көчле. Ул федераль дәрәҗәдә ышанычлы. Бу ышаныч исә гамәлгә ашырылган проектларга нигезләнә.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.