Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы бүлегенә 45 яшьлек хатын-кыз алдану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Мессенджерларның берсендә хатын-кызга, имеш, эре инвестиция компаниясе вәкилләре шалтыраткан. Алар, югары табыш вәгъдә итеп, өстәмә акча эшләргә тәкъдим иткән. Моның өчен акчаны "белгечләргә" күчерергә генә кирәк булган...
Гариза бирүче ялган вәгъдәләргә ышанган, ләкин ахыр чиктә алдакчылар хәйләсе тоткыны булып чыккан. Беренче взносны хатын үзенең җыелган акчаларыннан биргән. Зыян күрүченең акчасы беткәч, ялган брокерлар аны кредит рәсмиләштерергә күндерә башлаган. Явыз ниятле кешеләр телефон аша "бу вакытлыча гына чара, һәм акча тиз арада кире кайтачак", дип ышандырган.
Ике ай дәвамында хатын төрле банклардан кредитлар рәсмиләштергән һәм акча эшләү өметендә билгесез счетларга акча җибәргән. Барлыгы ул 2 миллион сумнан артык акча керткән.
Аферистлар зыян күрүче "инвестицияләр кертүдән" туктамасын өчен аңа акча "эшләнү" иллюзиясен булдырган, аңа бераз акча күчергән. Әмма алга таба ул бернинди файда да алмаган. Мошенниклар да, акчалар да югалган.
Хөрмәтле гражданнар! Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, алар, мөгаен, мошенниклар. Телефоныгызны ташлагыз һәм шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.