Насослар һәм насос җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнүче «Пинск тәҗрибә-механика заводы» җәмгыяте төбәккә сәнәгать насослары китерү өлкәсендә Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксыну белдерде. Шулай ук, ул республикадан чимал алу мәсьәләсен дә күтәрде.
Бу хакта Брест өлкәсе предприятиеләрендә Русия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климинның сәфәре барышында билгеле булды.
- Узган ел нәтиҗәләре буенча Беларусь Республикасы Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнешендә 4нче урынны били. Күп яктан ике республиканың хезмәттәшлеге нәтиҗәлелегенә төбәкнең илдә вәкиле булуы тәэсир итә, чөнки ул делегацияләрнең үзара сәфәрләрен оештырырга ярдәм итә, Белорусия компанияләре вәкилләре белән очрашулар үткәрә һәм алар өчен даими рәвештә Башкортстанның инвестицион һәм сәнәгать потенциалы презентацияләрен үткәрә. Әйтик, Константин Климин ярдәме белән 2023 елда Белоруссия вәкилләре катнашлыгында 5 визит һәм 6 кабул итү булды, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте