Уфа районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 110 кВ «Осоргино» яңа подстанциясе эшенә старт бирде. Аның төзелешенә 2023 елның сентябрендә керешкәннәр. Эшләр тизләтелгән темплар белән алып барылган, бу исә энергия объектын торгызу вакытын ике тапкырдан күбрәккә киметергә мөмкинлек биргән. Төзелешнең смета бәясе - 297 млн сум. Сәнәгать эксплуатациясенә 2024 елның беренче яртысында кертергә планлаштыралар.
«Осоргино» электр энергиясенә кытлык проблемасын хәл итәргә, Уфа һәм Чишмә районнарының һәм монда урнашкан коттедж поселоклары кулланучыларын электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Яңа подстанция тормыш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Уфа районының бу өлеше актив үсеш ала - гаять зур коттедж бистәләре төзелә, кешеләр яши. Әмма энергия белән тәэмин итү инде чикләнгән иде, - диде Радий Хәбиров. - Әлеге объект барлык ихтыяҗларны хәзер һәм, иң мөһиме, киләчәктә дә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ягъни бу территорияне алга таба тыныч үстерергә мөмкин.
Республика Башлыгы шулай ук «Грайн» компаниясенең җитештерү мәйданчыгында булды. Ул 2008 елдан бирле эшли һәм ишек тартмалары һәм тәрәзә блоклары өчен ПВХ-профильләр әзерләү белән шөгыльләнә.
«Грайн» компаниясе директоры Олег Родионов карау вакытында белдергәнчә, 2021 елда предприятиедә сәнәгатьне үстерү республика фонды ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча өч еллык инвестпроектны төгәлләгән. Аңа кертелгән акчаның гомум күләме 230 млн. сум тәшкил иткән. Проект кысаларында яңа җитештерү цехы төзелгән һәм аны заманча технологик җиһазлар куелган.
Радий Хәбиров продукция җитештерү технологиясе белән танышты, шулай ук «Грайн» компаниясе җитәкчелеген «Инвестсәгать»кә чакырды.
- Без «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектының асылын яхшы аңлыйбыз һәм анда катнашучы предприятиеләргә рәхмәтле. Мәсәлән, "Грайн" компаниясе биш елга 1 процент ставка белән ташламалы заем алды. Бу бик яхшы шартлар. Шундый ярдәм белән безнең сәнәгать предприятиеләре бүген уңышлы үсә, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru