Мәскәүдә "Төзелеш атналыгы" кысаларында яңа төзелгән торак комплексларының шәһәр төзелеше конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Башкортстаннан җиде проект төбәк һәм округ номинацияләрендә иң яхшылары дип табылды. Республикадан конкурсның 5 номинациясендә барлыгы 31 гариза бирелгән булган.
- Башкортстан төзүчеләре ел саен бу конкурста актив катнаша, күп тапкыр призерлар һәм җиңүчеләр булдылар. Республика өчен бу премия бөтен илгә үз проектлары турында белдерергә, шулай ук федераль дәрәҗәдә торак төзелешендә заманча карарлар белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Владислав Сидоркин.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте