+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
6 март , 12:06

"Ватанга мәхәббәт чагыла"

Бөтендөнья яшьләр фестивале узучы «Сириус» үзәгендә (Сочи) Башкортстан Республикасы стендында өченче телекүпер оештырылды. Туры эфирда БДМУ, М.Акмулла исемендәге БДПУ һәм БДАУ вәкилләре белән фестивальдә катнашучылар үзләренең уйлары, хис-кичерешләре һәм тәэсирләре белән уртаклашты.

"Ватанга мәхәббәт чагыла"
"Ватанга мәхәббәт чагыла"

Русия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев Башкортстан стендының мәртәбәле кунагы булды. Ул республиканың Бөтендөнья яшьләр фестиваленә әзерлеген югары бәяләде.

- Республиканың халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итә торган стенды искиткеч! Биредә милли гореф-гадәтләр һәм Ватанга, безнең зур Русиягә мәхәббәт яхшы чагыла. Минемчә, бу - фестивальдә төбәк стендларының иң яхшысы, - дип бәяләде Александр Бугаев.

Сәфәре вакытында мәртәбәле кунак М. Акмулла исемендәге БДПУ студентлары һәм университет ректоры Салават Сәгыйтов белән очрашты. Әңгәмә барышында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: