Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
Үткән ел нәтиҗәләре буенча, 2022 елдагы белән чагыштырганда, Башкортстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзара товар әйләнеше 5,4 тапкыр артты, шул ук вакытта тышкы сәүдә әйләнеше 99 процентка Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә безнең экспорт белән тәкъдим ителде. Шулай ук, узган ел нәтиҗәләре буенча без Башкортстаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә экспорт җибәрү күләмен 5,7 тапкыр арттырдык, бу илгә экспорт буенча Башкортстан Республикасының чит ил партнерлары рейтингында 4нче урынны алырга мөмкинлек бирде. Алга таба без төбәкнең әлеге ил белән җитештерү, ягулык эшкәртү, химия сәнәгате продуктлары һәм туризм өлкәсендә инвестицияләр буенча хезмәттәшлеген үстерүне дәвам итәргә ниятлибез. Бу ил базарында Русия продукциясен сертификацияләү һәм алга этәрү буенча белгечләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлегеннән файдаланырга киңәш итәбез, - дип билгеләп үтте Маргарита Болычева.
Вебинарда катнашучылар экспорт өчен продукт сайлау, максатлы базар өчен товарны адаптацияләү, маркировкалау таләпләре, продуктны визуаль адаптацияләү, хәләл һәм органик логотипларын куллану таләпләре, B2B-партнер эзләү, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә брендны алга җибәрү мәсьәләләре турында фикер алышачак. Шулай ук, чара барышында катнашучылар Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базары белән эшләүгә кагылышлы сораулар бирә алачак.