Аның резидентлары югары технологияле һәм инновацион продукциянең киң спектрын – пилотсыз очу аппаратларын, аларның комплектлаучыларын, шулай ук электрон компонентларны – сенсорларны, платаларны, датчикларны җитештерәчәк.
Чара башланыр алдыннан «РВ-1» идарәче компаниясенең генеральный директоры Рөстәм Дәүләтов булачак технопарк проектын тәкъдим итте. Аның объектлары гомум мәйданы 30 мең кв. м. булган территориядә төзеләчәк. Беренче этапта 2025 елга кадәр басма микроэлектроника өлкәсендә производстволарны урнаштыру өчен барлык кирәкле инфраструктураны булдырырга планлаштыралар.
Технопаркның якорь резидентлары булып «Астраком» компаниясе һәм Башкортстанның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үзәге торачак. Моннан тыш, 2025 елда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген булдыру мәсьәләсе карала.
Икенче этап басма микроэлектрониканың дизайн-үзәген булдыруны күздә тота. Ул электрон компонентлар җитештерү өчен өстәмә ысуллар кулланучы электрон сәнәгатьне үстерүгә ярдәм итәчәк.
Икенче чиратны эшләтеп җибәрү 2028 елга билгеләнгән. «РВ-1» технопаркын булдыруга инвестицияләр күләме 1,2 млрд сум тәшкил итәчәк. 2030 елга аның мәйданчыгында 370 эш урыны булдырылачак, ә радиоэлектрон сәнәгать продукциясе җитештерү күләме 4 млрд сумга җитәчәк.
Проектны тәкъдим иткәннән соң, Башкортстан Башлыгы технопарк төзелешенә старт бирде. Радий Хәбиров булачак җитештерү корпусының нигезенә истәлекле тәңкә салды. Шуннан соң төзүчеләр монтаж эшләренә керешә.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе «РВ-1» технопаркының Башкортстан территориясендә югары технологияле җитештерүләрне үстерүдә мөһим ролен билгеләп үтте.
- Без пилотсыз авиациянең киләчәк икәнен аңлыйбыз. Илдә хәзер, хәрби ихтыяҗлардан тыш, пилотсыз очу аппаратларын гражданнар файдалануына ихтыяҗ формалаша. Безнең республикада мондый техниканың аерым производстволары бар, шул исәптән Күмертауда вертолет тибындагы "БАС-200" зур аппаратлар чыгару оештырылды. Әмма җитди фәнни базага һәм пилотсыз аппаратларны серияле җитештерүгә күчү мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Бу зур эшнең бер өлеше генә, аның горизонтын без 2030 елга кадәр билгеләдек. Яңа технопарк мәйданчыгында радиоэлектроника кластеры барлыкка киләчәк. Биредә платалар, датчиклар, сенсорлар һәм башка продукция җитештереләчәк. Элек без күп кенә позицияләр буенча чит илләрдән килгән товарларга бәйле идек.
Ә бүген республика сәнәгате үсешенең яңа битен ачабыз.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, технопарк төзелеше проекты федераль ярдәм белән гамәлгә ашырыла.