+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 март 2024, 12:03

Республика эшкуарлыгы белән Мәскәүдә танышачаклар

20-24 мартта Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Башкортстанда бизнес? Җиңел!» атналыгы үтәчәк.

Республика эшкуарлыгы белән Мәскәүдә танышачакларРеспублика эшкуарлыгы белән Мәскәүдә танышачаклар
Республика эшкуарлыгы белән Мәскәүдә танышачаклар

ВДНХ күргәзмә мәйданчыгында Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы 29 муниципаль берәмлек, төбәкнең Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Русия терәге» Гомумрусия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе, Хатын-кыз эшкуарлар ассоциациясе, «Бизнес хатын-кызлары» ассоциациясе ярдәме белән республиканың туристлык тармагында инвестицион потенциал һәм мөмкинлекләр презентациясен оештыра.

- Эшкуарлык атналыгы кысаларында без Башкортстанда бизнес һәм инвестицияләр үсеше өчен нинди шартлар булдырылуы турында сөйләячәкбез, төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның уңышлы практикалары белән уртаклашачакбыз. Эшлекле чаралар, шулай ук, осталык дәресләре, викториналар, квестлар оештырылачак, аларда катнашучылар безнең республика белән танышачак, бүләкләр һәм сувенирлар алачак, – дип хәбәр итте Башкортстан эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Атнаның эшлекле программасында "түгәрәк өстәл"ләр, эшкуарларның федераль иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, чит ил һәм республика спикерлары катнашлыгында фикер алышулар планлаштырылган. Моннан тыш, программаның бу өлешендә төбәкнең бизнес-шерифлары һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларының потенциаль инвесторлар, Русия сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзлары җитәкчеләре белән В2В очрашулары узачак.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас