+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 март 2024, 06:35

Радий Хәбиров Герман Греф белән очрашты

19 мартта Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Сбербанк президенты, Идарә рәисе Герман Грефның эшлекле очрашуы узды.

Радий Хәбиров Герман Греф белән очраштыРадий Хәбиров Герман Греф белән очрашты
Радий Хәбиров Герман Греф белән очрашты
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм алга таба планнар турында фикер алышты.

Көн тәртибенә мәгарифтә уртак проектлар, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә, шул исәптән ясалма интеллект базасында санлы сервислар кертү мәсьәләләре кертелгән иде.

Сбер - Башкортстанның икътисады, инфраструктурасы һәм социаль өлкәсе үсешендә төп партнерларның берсе. Банк республика территориясендә торак, эре инфраструктура объектлары һәм предприятиеләр төзүне финанслауда катнаша, урта һәм кече бизнеска ярдәм күрсәтә, дәүләт программалары кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредит бирү күләмен арттыра.

Башкортстан делегациясе, шулай ук, экскурсия белән Сберның «21нче мәктәп» кампусында булды, анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кирәкле һөнәрне бушлай ала ала. Проект ил буенча актив тарала, мәктәп кампуслары Русиянең тугыз шәһәрендә эшли.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас