+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 март 2024, 16:04

"Роснефть" белән хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Хөкүмәте һәм "Роснефть" җәмгыяте эчке автомобиль туризмын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандум төзеделәр.

"Роснефть" белән хезмәттәшлек ныгый"Роснефть" белән хезмәттәшлек ныгый
"Роснефть" белән хезмәттәшлек ныгый
Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм "Роснефть" җәмгыятенең ваклап сату бизнесын һәм эчке базарны үстерү буенча вице-президенты Сергей Степаненко кул куйдылар.

Меморандум эчке автомобиль туризмын үстерүдә, Башкортстанның туристлык потенциалын, юл яны сервисы объектларын һәм "Роснефть" ваклап сату челтәренә кергән "Башнефть"нең АЗСлар челтәрен алга таба үстерүдә нәтиҗәле хезмәттәшлекне күздә тота. Үзара хезмәттәшлекнең максаты булып туристларга югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү, сервис дәрәҗәсен һәм кунакчыллыкны арттыру тора.

- Бүген компания динамик үсештә. Республикада нефть чыгаруда «Роснефть»ның өлеше 100 процент тәшкил итә. Узган елда гына да «Башнефть» геологлары республикада 32 яңа нефть яткылыгы ачкан. 3,2 млн тонна Евро-5 һәм Евро-6 стандартлы бензин җитештерелгән. Республика Хөкүмәте ярдәме белән инвесторга мөмкин булган преференциаль инструментларның бөтен палитрасы кулланыла, - дип сөйләде Премьер-министр.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас