+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 март 2024, 03:50

Килер көнгә ышаныч зур!

Экспертлар Башкортстанда финанс тармагын үстерү перспективаларын бәяләде­.

Килер көнгә ышаныч зур!Килер көнгә ышаныч зур!
Килер көнгә ышаныч зур!

2023 елны Башкортстан икътисады тармаклары уңышлы тәмамлады, үсешкә иреште. Аерым сегментларда рекордлы күрсәткечләр билгеләнде. Әйтик, икътисадка кредит бирү күләме бер елда 28,1 процентка артып, 1,47 триллион сум тәшкил итте, банклар гражданнарның депозитларына һәм юридик берәмлекләрнең счетларына 782 миллиард сум җәлеп итә алды. Болар хакында “Уфа-РБК” оештырган “Финанс базары: нәтиҗәләр, фаразлар, перспективалар” дип аталган “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү барышында Русия Банкының Башкортстан буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Лилия Якупова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, узган елда кече һәм урта малтабарлык субъектларына кредит бирү 80 процентка арткан һәм гомум күләм 268 миллиард сумга җиткән. Ипотека кредитлары бирүдә үсеш 39,7 процент булып, кредит портфеле 545 миллиард сум тәшкил итте.
“2023 елда компанияләр агымдагы эшчәнлекне финанслауга һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга зур акчалар җәлеп итте. Кече һәм урта малтабарлык (МСП) субъектларына кредит бирү югары темплар белән үсүен дәвам итә: санкцияләр чикләүләренә тиз яраклашу һәм бизнесның кредит дисциплинасын арттыру шартларында икътисадның бу тармагына кызыксыну арта. Быел банклар икътисадны структур транс­формацияләүне күздә тотучы проектларны финанслауны дәвам итәчәк. Шулай ук, кредит оешмалары МСПны кредитлауны актив үстерүне, дәүләт ярдәме программаларында катнашуны планлаштыра”, – дип билгеләп үтте Лилия Якупова.
Русия банклары ассоциациясе вице-президенты Алексей Войлуков сүзләренчә, үткән елда финанс тармагы санкцияләргә биреш­мәвен исбат итте, узган елда, мәсәлән, банк­лар 3,3 триллион сумнан артык рекордлы табыш алган. Мондый күрсәткечләргә ирешүнең төп сәбәпләре итеп вице-президент банкларның резервларны куллануын, валюта бәясенең артуын һәм төп ставканың (Үзәк Банк гади банкларга бурычка акча бирә торган процент) үсүен билгеләп үтте. Әмма быел финанс базарында рекордлы күрсәткечләр фаразланмый, чөнки, белгечләр әйтүенчә, агымдагы ел катлаулырак булачак. Шулай да банк тармагы агымдагы елда, әгәр радикаль тетрәнүләр булмаса, 2-2,5 триллион сум акча эшли алачак.
Оптимистик фаразлар буенча, ел ахырына инфляция кимиячәк. Ләкин Үзәк Банк фаразлаган 4 процентлы инфляциягә һәм 6-7 процент дәрәҗәсендәге төп ставкага киләсе елда гына ирешеп булачак, ди экспертлар. “Әгәр 2024 елның уртасында Үзәк Банк ставканы төшерә башласа (әле ул 16 процент), бу бөтен финанс тармагы өчен уңай сигнал булачак”, – дип билгеләп үтте Алексей Войлуков.
Уфа шәһәр Советы депутаты, бюджет, финанслар һәм салымнар буенча комиссия рәисе Айдар Зөбәеров якын арада төп ставканы төшерү өчен сәбәпләр күрми. Аның сүзләренчә, бизнес югары ставкалы базар шартларына яраклашкан инде. Әйе, ставкалар арту бәяләр күтәрелүгә китерә, әмма, шул ук вакытта, хезмәт хаклары һәм пенсияләр үсә һәм, нәтиҗәдә, казнага салым керемнәре арта. Әлеге тенденция муниципаль бюджетта да чагылыш тапкан, былтыр Уфада барлык төр салымнардан кергән акчалар 115 процентка арткан, гомум суммада НДФЛ өлеше 118 процент тәшкил иткән.

Кече бизнесны кредитлау

Узган елда кече һәм урта бизнеска кредит бирү буенча Башкортстанда гына түгел, тулаем ил буенча да шактый үсеш күзәтелде, диде “Опора России” иҗтимагый оешмасының финанс комитеты рәисе Павел Самиев. Аның сүзләренчә, хәтта, процент ставкалары югары булса да, икенче ел рәттән кредит бирү күләме 30 процентлы үсеш күрсәтә.
“Кредитлар портфеле структурасына карасак, монда нюанслар бар, әлбәттә. МСПка бирелгән кредитларның шактый өлеше төзелеш тармагына туры килә, без монда чын микробизнес түгел, ә эре девелопер төркемнәренә кергән заемчылар исәпкә алынуын аңлыйбыз. Шулай ук структурада ташламалы кредитлар һәм дәүләт ярдәмен үз эченә алган программалар өлеше күп түгел (кредитлар күләменең якынча 25 проценты) һәм ул кимүгә бара. Кредит базары быел бер­аз үсәр дип уйлыйм, әмма узган елдагы кебек зур сикереш булмаячак”, – ди Павел Самиев.

Сәнәгать мәсьәләсе

Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының Инвестиция сәясәте буенча советы рәисе Владимир Гамза фикеренчә, финанс базарына “кардиналь үзгәрешләр” кертергә кирәк. Кардиналь үзгәрешләр “Дәүләт-шәхси партнерлыгы” турында закон проектына кертеләсе төзәтмәләр белән бәйле. Эксперт билгеләп үтүенчә, әлеге закон иске сәнәгать пред­приятиеләрен модернизацияләүне күздә тота. Дәүләт әлеге проект кысаларында җәлеп ителгән барлык инвестицияләрнең 50 процентын, шул исәптән кредит акчаларын, яңа проектларга салырга планлаштыра. Моның өчен инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда финанс базарының ролен көчәйтергә кирәк.
Монда сәнәгать ипотекасы мөһим урын тота. Бүген проблема катлаулы, икътисади үсешкә ирешү өчен кирәк булган сәнәгать мәйданнары юк диярлек. Күп кенә предприя­тиеләр тирән модернизацияләүне яисә сүтүне таләп итә. Безнең бәяләүләр буенча, мондый мәйданнарның гомум күләме 200 миллион квадрат метр тирәсе, бу – илдәге барлык сәнәгать мәйданнарының 40 проценты, дигән сүз. Бүген исә без елына нибары 4 миллион квадрат метр сәнәгать мәйданнарын гына төзибез һәм реконструкциялибез. Безнең исәпләүләр күрсәтүенчә, технологик суверенитетка ирешү өчен елына якынча 10 триллион сум акча сарыф итәргә кирәк. Бөтен финанс системасы бу мәсьәләне хәл итү өчен эшләргә тиеш”, – дип ассызыклады Владимир Гамза.

Депозит файдасы

Югары ставка фонында банк депозитлары белән кызыксыну арта. Банклар клиентлары максималь югары ставкалар аша табыш алырга омтыла.
Әйтергә кирәк, депозитлар – акчаны саклау һәм арттыру өчен иң ачык, аңлаешлы һәм нәтиҗәле инструмент. Халыкның аларга карата ышанычы югары. Бу елның беренче яртысында да саклыкка акча салу активлыгы артачак дип фаразлана.
Банкларның депозит портфелендә тулыландыру яисә өлешчә алу мөмкинлеге булмаган классик депозит иң популяр булып кала, аның өлеше якынча 70 процент тәшкил итә. Классик депозитны билгеле бер вакыт өчен акча кирәк булмаячагын төгәл белгән клиентлар сайлый. Бер ел эчендә, әйтик, андый клиентлар саны 1,5 тапкыр артты.

Ипотека

Банк өлкәсендә узган елда барлык сегментларда да күрсәткечләр артты. “Альфа-Банк” җәмгыяте идарәчесе Радик Әхмәтшин билгеләп үтүенчә, бу ил икътисадының үсеше турында сөйли.
“2023 ел безнең өчен яхшы булды. Нәтиҗәләр илдә банк продуктларына, акчага ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Минемчә, бу – бик уңай күренеш, һәм ул гомум икътисад үсеше турында сөйли.
Агымдагы елга фаразлар турында әйтсәк, хәзерге вакытта без стагнация, яки тискәре динамика көтмибез”, – ди Радик Әхмәтшин.
Экспертлар фикеренчә, былтыр финанс базарының үсеш драйверларының берсе ипотека булды. Бу өлкәдә дәүләт ярдәменә нигезләнгән программалар мөһим урын тотты. “Альфа-банк” вәкиле билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта бу сегментта күпмедер кимү күзәтелә, әмма ташламалы программаларда катнашу кагыйдәләренең кырыслануы базарны сәламәтләндерү мөмкинлеге бирәчәк.
“Дәүләт ярдәменә нигезләнгән ипотека программалары бер яктан заемчы өчен эшләсә, икенче яктан төзелеш тармагы үсешенә этәргеч бирә. Мондый программалар төзелеш базарында билгеле бер күтәрелешкә китерде. Ләкин, минемчә, төзелеш тармагы мөстәкыйль, үз-үзен тәэмин итәргә һәм базар чынбарлыгына яраклашырга тиеш. Бу очракта дәүләт программаларын адреслы итеп гамәлгә ашыру тармакның икътисади шартларга яраклашуына булышлык итәчәк”, – дип саный эксперт.
Узган елда ипотека базарында, чыннан да, зур үсеш күзәтелде, әмма бу елның гыйнварында ипотека кредитларын бирү күләме кимеде – базар шартлары буенча ставкалар элеккечә 17-19 процент дәрәҗәсендә кала, ташламалы программалар буенча декабрьдән банк­ларга субсидия күләме 0,5 процент пунктына кимеде, башлангыч взнос 30 процентка кадәр арттырылды. Гомумән алганда, быел узган елның рекордлы күләмнәренә ирешеп булмаячак. Моның төп сәбәбе булып дәүләт субсидияләгән ипотека шартларының үзгәрүе һәм 1 июльдән соң ташламалы ипотека бирү тәмамлану тора. Шул ук вакытта күчемсез милекнең, фатирларның бәяләре төшү көтелми.
Банклар әлеге вакытта да ипотекага ихтыяҗның югары булуын билгели.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас