Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде.
2019 елның августында Русия Икътисади үсеш министрлыгы «Безнең икмәк»не «Бәләбәй» резидентлары реестрына кертте. «Безнең икмәк» Бәләбәйдә икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү предприятиесен булдыруга 67 миллион сумнан артык акча керткән инде. Хәзер анда Бәләбәйнең 50дән артык кешесе эшли. Бүгенге көндә «Безнең икмәк» – Бәләбәй районында тармакта иң тотрыклы предприятиеләрнең берсе. Оешма җитештергән продукциядә 100дән артык төр икмәк-күмәч эшләнмәләре бар. Продукцияне сату үз сәүдә нокталары һәм эре сәүдә челтәрләре аша башкарыла, республикабызның социаль учреждениеләренә җибәрелә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.
2022 елда «Безнең икмәк» үз товар билгесен теркәде һәм үз җитештерүенең франшизасын эшләтеп җибәрде. Икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерү нигезендә компания гасырлар буе дәвам иткән традицияләр ята икмәк-күмәч колмак ачыткысында җитештерелә, шул ук вакытта предприятие колмакны үзе әзерли.
Фото: pravitelstvorb.ru