+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 март 2024, 12:22

"Бу ныклы, яхшы предприятие"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Стәрлетамак икмәк комбинаты эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

"Бу ныклы, яхшы предприятие""Бу ныклы, яхшы предприятие"
"Бу ныклы, яхшы предприятие"

Предприятиенең генеральный директоры Юлия Герасимова комбинатның 1909 елда эшли башлаганын сөйләде. Аны төзү өчен нигез булып сәүдәгәр Сидор Жилкинның пекарнясы хезмәт итә. 1946 елда ул Стәрлетамак икмәк комбинатының беренче бүлекчәсе була. Сәнәгать үсеше һәм шәһәр халкының шактый үсүе белән продукция чыгару күләме арта. Ә 1954 елда беренче типовой завод төзелә.

2007 елдан Стәрлетамак икмәк комбинаты продукциясен "Стерх" сәүдә маркасы астында җитештерәләр. Бүгенге көндә предприятие составында 200дән артык төрле икмәк-булка һәм кондитерлык әйберләре җитештерүче алты завод эшли.

- 2023 елда предприятие әйләнеше 870 млн сум тәшкил итте, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән ике процентка югарырак, – дип билгеләп үтте Юлия Герасимова. - Икмәк комбинаты ай саен 660 тоннага якын продукция җитештерә. Аның төп сату базары булып Стәрлетамак һәм республиканың көньяк районнары тора. Әзер продукциянең 30 процентын үз фирма кибетләре челтәре аша сатабыз.

Юлия Герасимова Стәрлетамак икмәк комбинаты – 568 кеше эшли торган социаль юнәлешле предприятие, дип өстәде. 2023 елда хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы аена 47,5 мең сумга җиткән, бу узган елдан 12,5 процентка югарырак. Махсус хәрби операция башланганнан бирле компания даими рәвештә Башкортстан хәрбиләренә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтә.

Стәрлетамак икмәк комбинаты намуслы салым түләүче булып тора. 2023 ел нәтиҗәләре буенча төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм страховкалау фондларына предприятие 219 млн сум күчергән, шуларның 45 млн сум республика бюджетына.

Моннан тыш, соңгы биш елда икмәк комбинаты җитештерүне модернизацияләүгә 175 млн сум инвестицияләгән. Мәсәлән, предприятие икмәк җитештерү бинасының мәйданын 318 кв.метрга арттыра, тәүлегенә 20 тонна икмәк пешерү буенча яңа линия урнаштыра, үзәк казанлыкта эшләүче парлы казаннарны заманча казаннарга алыштыра, он саклау складын яңарта, 15 махсуслаштырылган автомобиль сатып ала.

– Безнең инвестицион эшчәнлегебез дәүләт ярдәменең гамәлдәге чараларында катнашу нәтиҗәсендә тормышка ашырыла, - дип ассызыклады Юлия Герасимова. - 2019 елдан предприятие онны ташламалы процент ставкасы буенча сатып алуга кредит акчаларын куллана. 2023 елда 149 млн сум кыска кредит җәлеп ителгән. Бу ярдәм хисабына ирекле әйләнештәге акчалар инвестицияләргә юнәлтелә. Республика программасы буенча комбинатка 8 млн сум кайтарыла.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров нәтиҗәле эше өчен Стәрлетамак икмәк комбинаты коллективына рәхмәт белдерде.

- Бу ныклы, яхшы предприятие, һәм без аның уңышларына шатланабыз, – диде Радий Хәбиров. - Программаларыбызны куллануны дәвам итәргә киңәш итәм. Сезнең коллективыгыз зур, аны да саклап калырга, республиканы икмәк белән тәэмин итәргә кирәк. Эшегез өчен зур рәхмәт. Ассызыклыйм, без сезгә һәрвакыт булышырга әзер.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас