+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Марта 2024, 14:00

«Финанс галактикасы» чарасында катнашмый калмагыз!

Мәскәүдәге «Русия» халыкара күргәзмәсе кысаларында Башкортстан стендында финанс грамоталылыгы көннәре узачак.

«Финанс галактикасы» чарасында катнашмый калмагыз!«Финанс галактикасы» чарасында катнашмый калмагыз!
«Финанс галактикасы» чарасында катнашмый калмагыз!
26-28 мартта «Русия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Башкортстан стендында Финанс министрлыгының финанс грамоталылыгы мәсьәләләренә багышланган «Финанс галактикасы» көннәре узачак.

Чаралар 2030 елга кадәр финанс грамоталылыгын арттыру һәм финанс культурасын формалаштыру стратегиясе кысаларында үткәрелә. Стенд кунаклары шәхси финанслар турында файдалы мәгълүмат алачак. Мәсәлән: финанс хәвефсезлек мендәрен ничек булдырырга, ничек итеп «13нче хезмәт хакы»н тупларга һәм кредитларны вакытыннан алда түләргә.

Балалар өчен осталык дәресләре узачак, шулай ук, алар финанс хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәнәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас