Хәбәр ителүенчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәүдә “Ростех” дәүләт корпорациясенең генеральный директоры Сергей Чемезов белән очрашты. Алар республика белән корпорациянең хезмәттәшлеген ныгыту һәм “Ростех” төркеменә кергән сәнәгать предприятиеләрен үстерү турында сөйләште.
Башкортстан Башлыгы республиканың индустриаль тармагының тотрыклы эшләвен билгеләп үтте. Мәсәлән, үткән ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,5 процентка җитте. Мондый үсешкә Башкортстандагы “Ростех” предприятиеләре дә зур өлеш кертә.
Республиканың машина төзелеше флагманы – ОДК-УМПО алдагы елда 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Радий Хәбиров һәм Сергей Чемезов истәлекле датага әзерлек турында фикер алыштылар.
– Бу – илнең иң эре авиация предприятиеләренең берсе. Һәм, әлбәттә, берләшмә юбилеен лаеклы билгеләп үтү мөһим, – диде Сергей Чемезов.
Белешмә: ОДК (Берләшкән двигательләр төзү корпорациясе) – УМПО (Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе) – авиация двигательләре җитештерүче предприятие. “Ростех” составына керә. 1925 елда нигез салынган предприятиедә хәзер барлыгы 22 мең кеше эшли. Еллык кереме буенча предприятие республикада 2нче урында тора.
Предприятиенең төп эшчәнлеге ― турбореактив авиация двигательләре эшләү, сервис хезмәтләндерүе, вертолет техникасының узелларын эшләү һәм төзәтү.
Очрашуда республика предприятиеләренең берничә перспективалы проекты, аерым алганда, Стәрлетамакта “Станкостроение” берләшмәсендә станок җитештерүне үстерү турында фикер алышу булды.
– Без Стәрлетамакта станоклар төзү кластерын үстерергә планлаштырабыз. Бу проект зур инвестицияләр җәлеп итәчәк. Республика да анда актив катнашачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Асылда, без станоклар төзелеше үсешендә яңа бит ачабыз.
Радий Хәбиров, шулай ук, Күмертауда җитештерелүче “Ка-32” янгын-коткару вертолетлары эскадрильясен булдыру башлангычы белән чыкты. Бу килеп туган гадәттән тыш хәлләргә, аерым алганда, җәйге чорда барлыкка килгән табигый янгыннар белән оператив көрәшү мөмкинлеге бирәчәк.
– Янгыннарны сүндерү һәм кешеләрне коткару өчен авиация техникасын уңышлы куллану тәҗрибәбез бар. Шуңа күрә без Русия төбәкләрендә мондый эшне башкару өчен вертолет эскадрильясе булдырырга тәкъдим итәбез, – диде Радий Хәбиров. – Без бу проектның мөмкинлекләрен “Ростех” белгечләре һәм Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән киңәшмәдә җентекләбрәк күрсәтергә әзербез.
Тикшерелгән көнүзәк мәсьәләләр арасында җитештерүне кадрлар белән тәэмин итү проблемасы да бар иде. “Ростех”ның генеральный директоры ОДК-УМПО базасында булдырылган җитештерү-укыту үзәге эшенең нәтиҗәлелеген югары бәяләде һәм квалификацияле белгечләр әзерләү буенча аның мөмкинлекләрен киңәйтү планнарын игълан итте.
Билгеле булуынча, “Ростех” – Башкортстанның төп индустриаль партнерларының берсе. Республика территориясендә дәүләт корпорациясе составына кергән 13 предприятие эшли. Стәрлетамакта урнашкан Русиядә иң эре станоклар җитештерүче “Стан” холдингына керүче “Станкостроение” фәнни-җитештерү берләшмәсе (элек “Станоклар төзү заводы” дип атала иде) – шуларның берсе. Бу завод Русиядә система булдыручы предприятиеләр исәбенә керә.
Сергей Чемезов белән очрашудан соң Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Ростех”ның станоклар төзү һәм махсус проектлар буенча идарәче директоры Семен Якубов Стәрлетамакта “Станкостроение” фәнни-җитештерү берләшмәсендә булдылар. Анда “Стан” холдингы Башкортстанда станоклар төзү кластерын булдырачак, дип килешенде.
Станоклар төзү производствосын киңәйтүгә планлаштырылган инвестицияләр күләме 7 миллиард сумнан артып китә. 2028 елга кадәр исәпләнгән проект җиһазларны кою һәм җыю буенча куәтләрне модернизацияләүне һәм төзүне күздә тота һәм ике этапта гамәлгә ашырылачак.
Беренчесе – аерым корылма җитештерү төзелеше, ул озакламый башлана. Аны “РТ-СТАНЛИТ” компаниясе базасында төзиячәкләр. Яңа корпус 4 гектардан артык мәйданлы участокта урнаштырылачак, шуларның 15,5 мең квадрат метрын турыдан-туры корылма цехы биләячәк. Анда соры һәм ныклы чуеннан коелма ясалачак. Бу элементлар металл эшкәртү җиһазы ясау өчен кулланыла. Булачак цехның куәте елына 5200 тонна корылма тәшкил итәчәк. Предприятиегә өстәмә рәвештә 237 белгеч җәлеп итәргә планлаштыралар. 2026 елда эшләтеп җибәрү планлаштырылган корылма корпусына 3,5 миллиард сумнан артык инвестиция салу каралган.
Икенче этап “Станкостроение”ның җитештерү линияләрен киңәйтүне күздә тота һәм 2027 елда старт ала. Предприятие базасында елына 120 станок куәте белән яңа механика-җыю цехы оештырыла. Аның гомум мәйданы 40 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Гомум бәясе 4 миллиард сумнан артык булган проект гамәлдәге линияләрне яңартуны һәм берләшмәнең җитештерү инфраструктурасын киңәйтүне, шул исәптән логистик һәм күргәзмә үзәкләрен булдыруны, инженерлык һәм электр челтәрләрен яңартуны, трансформатор подстанциясе, коммуникацияләр һәм юллар төзүне күздә тота.
– Бу – безнең республика өчен бик амбициоз проект. Аны тормышка ашыргач, без Русия Федерациясендә иң куәтле станок җитештерүче төбәк булачакбыз. Предприятиенең “Ростех” корпорациясе контурына керүе бик яхшы, ул бик актив эшли, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. – “Ростех”ның биредә корылма производствосы төзү тәкъдимен без актив хупладык, дәүләт корпорациясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрдек инде. Яңа цех Русиянең барлык станоклар төзүче предприятиеләрен тәэмин итәчәк. Бу – бик зур җаваплылык. Асылда, без хәзер Русиядә станоклар төзелешенең киләчәген билгелибез.
– Башкортстан территориясендә станоклар төзү кластеры 2028 елга формалаштырылачак һәм төбәктә сыйфатлы станоклар кою һәм кадрлар потенциалын үстерү буенча компетенцияләрне арттыру өчен шартлар булдырачак. Дәүләт, төбәк һәм корпорация тарафыннан проектка инвестицияләрнең планлаштырылган күләме 7 миллиард сумнан артык, – дип билгеләп үтте “Ростех” вәкиле Семен Якубов.
Башкортстанда станоклар төзү куәтләрен киңәйтү – яңа эш урыннары һәм төбәк икътисадына сизелерлек өлеш кертү генә түгел, ә станоклар төзүне үстерү, илебезнең технологик суверенитетын ныгыту юнәлешендә мөһим стратегик адымнарның берсе.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.