Андрей Назаров сүзләренчә, төп басым импортны алыштыруга ясала. Төбәк предприятиеләре авыл хуҗалыгы техникасының 350дән артык төрен һәм модификациясен чыгара. 3 меңгә якын төрле деталь-аналоглар җитештерелә.
Бу эш белорус партнерлар белән нәтиҗәле оештырылган. Башкортстанда тракторлар, урып-җыю техникасы һәм терлекчелек өчен җиһазлар җыю буенча 7 уртак проект бар.
- Гамәлдәге алгарыш - файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү. Бишьеллык нәтиҗәсе - 209 мең гектарның 134тән артыгы. Җир - авыл хуҗалыгының төп ресурсы. Шуңа күрә аның һәр гектары эшләргә һәм табыш китерергә тиеш! Мөһим юнәлеш - азык-төлек продуктлары җитештерү. 5 ел эчендә аның күләме 2 тапкыр диярлек арткан. Узган ел ул 160 миллиард сумга җиткән. Без аграрийларыбызның экспорт мөмкинлекләрен да киңәйтәбез. Аларның 330 миллион долларлык продукциясен 44 илгә экспортлаганнар. Гомумән алганда, 5 ел эчендә авыл хуҗалыгы экспорты 3 тапкыр арткан, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
– Без фермерларга булган ярдәмнең елдан-ел тоемлырак һәм максатлы булуын күрәбез. Республика фермерлары грант программаларында актив катнаша. Әлеге вакытта, ягъни, язгы кыр эшләренә әзерлек чорындагы мәшәкатьләр өчен алар ташламалы кредитларны уңышлы куллана. Сезонлы эшләрдә “Россельхозбанк” аша алынганнары төп чыганак булып тора. Лизинг программалары нәтиҗәле булды. Тоемлы ярдәм булу нәтиҗәсендә республика фермерлары бүгенге шартларда үзләрен ышанычлырак тоя, — ди Башкортстанның Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлегенең башкаручы директоры Булат Рәфыйков.
Фото: рravitelstvorb.ru