+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
8 апрель 2024, 16:00

"Башавтатранс"ка яңа автобуслар тапшырылды

Бүген, 8 апрельдә, «Уфа-Арена» спорт комплексы каршындагы мәйданчыкта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башавтотранс» филиаллары җитәкчеләренә "Yutong" маркалы 30 яңа автобус ачкычын тапшырды.

"Башавтатранс"ка яңа автобуслар тапшырылды"Башавтатранс"ка яңа автобуслар тапшырылды
"Башавтатранс"ка яңа автобуслар тапшырылды
Аларны шәһәрләрара маршрутларда эшләү, конгресс чараларына хезмәт күрсәтү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны хезмәт урыннарына йөртү өчен сатып алганнар.

- Яңа автобуслар бөтен республика буенча, илебез төбәкләре арасында, шул исәптән Көньяк юнәлештә дә йөриячәк, шулай ук зур форумнар үткәрүдә катнашачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Аеруча шуны билгеләп үтәсем килә, бу уңайлы автобусларда хәрби бурычларны үтәү урыннарына махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгачак.

Төбәк җитәкчесе нәтиҗәле эше өчен дәүләт ташучысы коллективына рәхмәт белдерде һәм республика техниканы яңартуда «Башавтотранс»ка ярдәм итүен дәвам итәчәген билгеләп үтте.

- Махсус хәрби операциядә катнашучыларны йөртүдә катнашкан машина йөртүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бу авыр, ләкин бик кирәкле эш. Моның өчен сезгә зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. - Без «Башавтотранс» автобуслар паркын яңартуны дәвам итәчәкбез, ул Идел буе федераль округында иң яшьләрнең берсе санала. Сезнең бурыч – сыйфатлы хезмәт күрсәтү, пассажирлар белән әдәпле булу һәм, әлбәттә, сәяхәт вакытында хәвефсезлек тәэмин итү.

Башкортстан Башлыгы 53 кеше сыйдырышлы яңа автобусларның берсен карады. Аларның һәрберсендә уңайлы көйләнә торган пассажир урындыклары, зур багаж бүлеге, икенче йөртүче өчен йоклау урыны, спутник навигациясе, кондиционер һәм видеокүзәтү системалары, тахографлар, мониторлар, электрон җайланмаларны зарядлау өчен USB-портлар, суыткыч бар.

- Автобуслар сыйфатлы, яхшы. Алар иртәгә үк юлга чыгачак. Без аларны күптән түгел генә сатып ала башладык, аларга ихтыяҗ бар. Алар ярдәмендә без сәяхәтләр географиясен киңәйттек, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Быел Уфага тагын зур автобуслар киләчәк. Алар әлегә җитми.

«Башавтотранс»ның генеральный директоры Надир Самиев республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм 2022-23 елларда предприятие 52 туристик класстагы автобус алганлыгын билгеләп үтте. Яңа техниканы Уфаның 450 еллыгын бәйрәм иткәндә дә актив кулланачаклар.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас