Андрей Назаров министрлыкларны региональ һәм муниципаль сервисларны санлы трансформацияләү буенча планлы эшне дәвам итәргә, шулай ук федераль коллегалар белән «ГосТех» платформасында эшләнгән карарларны Башкортстанда кертү перспективасы белән үзара файдалы хезмәттәшлек кысаларында эшләнмәләр һәм экспертиза белән активрак уртаклашырга чакырды.
- Гражданнарның уңайлы тормышын тәэмин итүнең һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның аерылгысыз шарты булып ватаныбызның санлы коралларын һәм технологияләрен куллану тора. Гражданнарга, дәүләт органнарына һәм коммерция оешмаларына хезмәт күрсәтү буенча дубляж сервислары булдыру клиентлар юлын катлауландыра, ә кайбер системалар заманча ихтыяҗларга җавап бирми. Башкортстан мондый санлы продуктларны бердәм федераль карар – «ГосТех» платформасын кулланып унификацияләүдә актив катнаша, – дип блдерде Андрей Назаров.
Фото: platform.gov.ru