+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 апрель 2024, 05:55

Сан белән түгел, нәтиҗәлелек белән алдыралар!

“Башнефть” эксплуатацион бораулау күләмен 5 процентка арттырды.

Сан белән түгел, нәтиҗәлелек белән алдыралар!Сан белән түгел, нәтиҗәлелек белән алдыралар!
Сан белән түгел, нәтиҗәлелек белән алдыралар!
“Роснефть” структурасына караучы “Башнефть” ачык акционерлар җәмгыяте Идел буе федераль округында, узган ел нәтиҗә­лә­ренә ярашлы, эксплуатацион бораулау күләмен 5 процентка арттырган. Җитлеккән яткылыкларны эшкәртү нәтиҗәлелеген арттыручы горизонталь скважиналар өлеше 88 процент тәшкил итә. Узган елда “Башнефть” яткылыкларында барлыгы 238 скважина борауланган.

Күпчелек бораулау эшләре корпоратив “РН-Бурение” компаниясе тарафыннан тәэмин ителә, бу импортка бәйсезлекнең, шулай ук, төбәкнең һәм илнең энергетика хәвефсезлеген саклауның төп факторларының берсе булып тора.

“Роснефть” скважиналар борау­лауның алдынгы технологияләрен кертү, геологик-техник чаралар куллану исәбенә өлгергән яткылыкларда нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыру программасын эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. Компания инновацион эшчәнлеккә һәм алдынгы фәнни алымнарны куллануга зур игътибар бирә. Эшчәнлекнең барлык өлкә­ләрендә алып барылучы тизләтелгән технологик үсеш – компаниянең 2030 елга кадәр комплекслы үсеш стратегия­сенең төп юнәлешләренең берсе.
Узган елда “Башнефть-Добыча” файдалану һәм эзләнү бораулавында проходканы 7 процентка арттырган һәм 411,5 мең метр күрсәткеченә ирешкән. Бораулау нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең системалы үсеше предприятиедә гамәлгә ашырылучы максатлы программа нәтиҗәсе булып тора.

Шулай ук, җиһазларның эш режимын оптималь­ләштерү нәтиҗә­сендә Башкортстанда горизонталь скважинаны бораулау тизлеге рекордына ирешелде: Арлан яткылыгында нибары 13 тәүлек эчендә 1418 метр тирәнлектә горизонталь участок озынлыгы 304 метр булган скважина борауланды. Шулай итеп, соңгы унбиш елда Идел буе округындагы иң бай тарихлы нефть чыгаручы төбәктә бораулау эшләрендә тарихи максимумга ирешелде.

Альбина ИРКӘБАЕВА.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас