Ул Кытайның "MAIKEN INDUSTRIAL MATERIALS CO" эре компаниясе (49 процент) һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы (51 процент) катнашлыгында барлыкка килде. Сәүдә йорты Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән ачыла. Ул ышанычлы түләүләр тәэмин итәргә, тышкы икътисади эшчәнлек һәм таможня ярдәме буенча хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, һәм, әлбәттә, биредә фәнни хезмәттәшлек тә эшләячәк.
Шулай ук «РЖД Логистика» җәмгыяте белән Кытайга туры рейсның эшләве буенча мәсьәлә каралган, ул Сәүдә йорты мәнфәгатьләрен хезмәтләндерәчәк һәм кирәкле оперативлыкны гына түгел, ә алга таба хезмәттәшлек өчен яңа перспективалар ачачак.
Сәүдә йортын ачу «Кытай белән эшләү нигезләре» семинары кысаларында узды, анда Русия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Владимир Падалко, Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының Кытайдагы сәүдә вәкиле Николай Гудков, шулай ук тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры урынбасары Алексей Александров катнаштылар.
Башкортстан-Кытай сәүдә йорты нәкъ менә Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы каршында очраклы рәвештә ачылмаган: монда сәнәгать потенциалы, төбәкнең логистик өстенлеге, безнең Палатаның үсеш алган инфраструктурасы исәпкә алынган, ул безнең төбәкнең Кытай белән интеграциясенә зур өлеш кертәчәк.
Символик рәвештә Сәүдә йорты 2024 елның маена планлаштырылган Кытайга бизнес-миссия алдыннан ачылды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте