Панель дискуссияләре спикеры Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виталий Колесников булды. Стратегик сессиядә Федераль салым хезмәте, Федерация субъектларының салым органнары, Финанс министрлыгы, Башкортстанның Финанс министрлыгы вәкилләре катнашты.
- Башкортстанның Финанс министрлыгы һәм республиканың салым органнары уңышлы һәм конструктив хезмәттәшлек итә. Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә соңгы 4 елда Башкортстанда салым законнары актив камилләштерелә, тышкы санкцияләр басымы шартларында республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итүгә, эшлекле активлыкның кимүенә һәм эшсезлекнең үсүенә юл куймауга юнәлтелгән берничә закон пакеты кабул ителде.
2023 елдан салым түләүнең яңа тәртибен кертү салым органнары белән мәгълүмат алмашуны үзгәртте. Шул ук вакытта республикада финанс һәм салым органнарының үзара эшчәнлеге мәсьәләләре оператив хәл ителә, - дип билгеләп үтте финанс министры Лира Игътисамова.
Фото: Башкортстант Хөкүмәте