+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 апрель , 07:45

Эзләгән табар!

Экспорт эшчәнлеге республиканың куәтен арттыра

Эзләгән табар!
Эзләгән табар!

Республикада яңа җитештерү куәтләре, яңа инвестиция проектлары тормышка ашырылган очракта гына сәнәгать потенциалы арта, димәк, икътисад тотрыклы була. Хәзерге вакытта, кайбер өзеклекләргә карамастан, сәнәгатьтә 12 ел дәвамында сафка басачак 120 проектны тормышка ашыру буенча эш бара. Аларның гомум күләме — йөзләрчә миллиард сум. Бу проектлар барлыгы 12 мең яңа эш урыны булдыруны күз уңында тота. Дәүләт ярдәмен алу өчен инвестиция проектлары Башкортстан Республикасының өстенлекле проектлары исемлегенә кертелә. Өстенлекле инвестиция проекты статусы инвесторларга оешмалар табышына һәм милегенә салымнар буенча ташламалар, сәүдәләшү үткәрмичә арендага җир кишәрлекләре алырга, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын төзүгә һәм модернизацияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплауга акча алу мөмкинлеге бирә. Дустанә мөнәсәбәтле илләр дә — Төркия, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан инвесторлары үз проектларын нәкъ менә безнең республикада гамәлгә ашыру турында карар кабул итәләр.

Русиягә карата күпсанлы санкцияләр кертелгәннән соң, Башкортстан дустанә дәүләт­ләр белән хезмәттәш­лекне ныгытуны дәвам итте. Аерым алганда, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Иранга бизнес-миссияләр оештырылды.
Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының төбәкләр икътисады һәм бюджетара мөнәсә­бәтләр инсти­тутының баш фәнни хезмәт­кәре Сергей Орлов билге­ләвенчә, Башкортстанның үзен­чәлеге шунда, беренчедән, биредә производство дифферен­циациялән­гән (төрләндерелгән) — нефть химиясе комплексы, машина төзү һәм башкалар бар. Икенчедән, экспорт буенча ул арадашчылар — Казахстан һәм башка илләр аша нәтиҗәле эшли.
Мәсәлән, Астанада “Казахстан-Башкортстан” бизнес-форумы мәйданчыгында Республика Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Казахстан белән икътисади һәм гуманитар партнерлык төзүнең төп принципларын бәян итте. “Әлбәттә, бу гади очрашу гына түгел, ә эшлеклелеккә, тиз арада карарлар кабул итүгә, компетентлылыкка нигезләнгән нәтиҗәле аралашу. ...Бергәләп эшләп, без яхшы сикереш ясадык. Объектив күрсәткечләр бар, товар әйләнеше үсеш күрсәтә. Бу, мөгаен, хезмәттәшлекне үстерүнең төп күрсәткечедер.
Гомумән алганда, без товар алмашуны гына максат итеп куймадык. Сүз тирән интеграция процесслары, беренче чиратта, сәнәгать кооперациясе турында бара. Без нәрсәне күз уңында тотабыз? Бу — предприятиеләр ачу, һәр ике якка инвестицияләр җәлеп итү. Без инде Башкортстан ягы Казахстанда башлап җибәргән предприятиеләр санының артуын билгелибез.”
Республикада тышкы икътисади эшчәнлеккә җитди игътибар бирү нәтиҗәсендә 2024 елның гыйнвар йомгаклары буенча Башкортстан белән Төркиянең үзара товар әйләнеше, 2023 елның гыйнвар күрсәткече белән чагыштырганда, 83,6 процентка арткан. Шул ук вакытта ике республика арасында товар әйләнешенең 88 процентын Башкортстаннан Төркиягә экспортланган товарлар тәшкил итә. 2023 елда Төркия Республикасы Башкортстанның контрагент илләре арасында икенче урынга чыкты, 2024 елның гыйнварында да шушы тенденция саклана. Әйткәндәй, 2022 елда Төркия Республикасы Башкортстанның чит ил партнерлары арасында товар әйләнеше күләме буенча алтынчы урында иде.
— Экспорт уңай динамика күрсәтүен дәвам итә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча безнең республикадан Төркиягә экспортлау күләме 2022 ел белән чагыштырганда — 123,2 процентка, ә 2024 елның гыйнварындагы мәгълүматлар буенча 2 тапкыр артты. Ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре булып химия, нефть химиясе, агач эшкәртү сәнәгате, металлургия продукциясе, шулай ук агросәнәгать комплексы товарларын экспортлауны исәплибез. Әйтик, шундый юнәлешләрнең берсе буенча эшләрне тизләтү максатында күптән түгел Русиянең Төркия Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Марат Тансыккужин җитәкчелегендә Төркия делегациясе Башкортстанга килде. Төркия партнерлары Башкортстандагы агач эшкәртү предприятиеләренең җитештерү мөмкинлекләре белән танышты, – диде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Узган елда Башкортстаннан Төркиягә күбесенчә минераль продуктлар, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары һәм чимал, агач һәм целлюлоза-кәгазь, металлар һәм алардан эшләнгән әйберләр, башка товарлар экспортланган.
Үз чиратында, Төркиядән Башкортстанга машина төзү продукциясе, азык-төлек, тукыма, аяк киеме һәм башка товарлар килә.
Ике республиканың инвестиция хезмәттәшлеге өлкәсендә беренче планда фармацевтика, машина төзү, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы, туризм тора. Мәсәлән, хәзерге вакытта Башкортстан Республикасында “Özfatihler Vinç” Төркия компаниясе белән берлектә йөк күтәрү җиһазлары җитештерүне башлап җибәрү буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта Русия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Марат Тансыккуҗин түбәндәгеләрне сөйләде.
— 2024 елның февралендә Башкортстанга йөк күтәрү җиһазлары җитештерүче төрек компаниясе делегациясе килгән иде. Төркия инвесторлары Уфа районында инвестиция мәйданчыгын сайлап алды. Хәзерге вакытта яңа завод төзелешендә эшләр башланды, аны быел июнь аена тәмамлау планлаштырыла. Кран-комплектлар инде китерелгән, технологик җиһазларга заказ бирелгән. Проект буенча планлаштырылган инвестицияләр күләме, төзелеш-монтаж эшләрен исәпкә алмаганда, 110 миллион сум тәшкил итә. 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр компания вәкилләре техника һәм күтәрү-транспорт җиһазларының 15нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашты. Алар үзләрен Уфа заводы итеп танытты. Без киләчәктә дә инвесторларга җитештерүчеләр буларак кына түгел, ә технологик продукцияне потенциаль экспортлаучылар буларак та ярдәм итәчәкбез, — диде Марат Тансыккуҗин.
Башкортстан — экспортерларга төбәк бюджетыннан берничә төрле финанс ярдәме күрсәтелә торган бердәнбер төбәк. Атап әйткәндә, чит илгә товарлар ташу буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә, халыкара сертификатлауга киткән чыгымнарның бер өлешен, “экспорт кэшбек” чыгымнарын каплауга түләүләр каралган.
2023 елда исә Башкортстанның иң яхшы 10 контрагент-илләре исемлегенә Кытай, Төркия, Казахстан, Беларусь, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Латвия, Кыргызстан, Германия, Нидерланд керде. Монда шуны да билгеләргә кирәк, “дус булмаган” илләр белән тышкы сәүдә мөнәсәбәтләрен бетерү мөмкин түгел диярлек. Аерым кыенлыклар тудырылуга карамастан, төрле юллар белән үзара сәүдә алып барыла.
Җыеп әйткәндә, Башкортстан Республикасы җитәкчелеге экспорт эшчәнлегендә тоткарлыкларга юл куймас өчен мөмкин булган инструментларның барысын да эшкә куша. Чөнки экспорт эшчәнлеге, алда билгеләнүенчә, икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү, республиканың икътисади потенциалын тагын да үстерү юнәлешендә бик мөһим.
Билгеле булуынча, Русия Президентының “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының максаты — 2030 елга чимал, энергетика булмаган товарлар экспортын (2020 ел белән чагыштырганда) 70 процентка үстерүгә ирешү. Дөрес, Русиягә карата алып барылган чикләүләр сәясәте шартларында моңа ирешү җиңел булмаячак. Мөмкин булган барлык механизмнарны эшкә кушып, “Сәнәгать экспорты”, “АПК продукциясен экспортлау” һәм “Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерүнең системалы чаралары” федераль программаларын гамәлгә ашыру исәбенә, максатлы күрсәткечкә ирешү планлаштырыла.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: