+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
18 апрель , 10:35

“Уфа” аэропортыннан елына 7 миллион пассажир очачак

Мәгълүм булуынча, республика башкаласында заман таләпләренә туры килгән “Уфа” халыкара аэоропорты эшли.

“Уфа” аэропортыннан елына 7 миллион пассажир очачак
“Уфа” аэропортыннан елына 7 миллион пассажир очачак
Гомумән алганда, аэропорт соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде. Анда күп кенә ремонт эшләре башкарылды. Аның нәтиҗәсе булып пассажирлар саны артуы тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ел нәтиҗәләре буенча "Уфа" халыкара аэропорты илнең иң эре ун һава капкасы арасында үз урынын саклап калды. 2023 елда “Уфа” аэропорты 4,8 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән, бу 2022 ел күрсәткеченнән 17 процентка күбрәк. Шул ук вакытта эчке линияләрдә пассажирлар ташу күләме беренче тапкыр 4 миллион кешедән артып киткән. 2024 елда Уфадан 45 эчке маршрут буенча көненә 50дән артык рейс башкару планлаштырылган. Аерым алганда, җәйге чорда көн саен 17 рейс - Мәскәүгә, тугызы - Санкт-Петербургка, алтысы Сочига җибәреләчәк.

Халыкара линияләрдә пассажирлар агымы 2023 елда 700 мең кеше тәшкил иткән. Бу чорда Минск һәм Сәмәркандка рейслар ачылган. Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Әрмәнстан шәһәрләренә очышлар саны арткан. Моннан тыш, Уфаның һава капкасыннан Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм Таиланд курортларына рейслар башкарыла.

Аэропортның енеральный директоры Александр Андреев билгеләп үткәнчә, 2030 елга пассажирлар агымын 7 миллион кешегә җиткерү планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, "Уфа" аэропорты аэродром һәм терминал инфраструктурасын үстерә. Мәсәлән, 2023 елның декабрендә Уфаның 450 еллыгына түбә астындагы вокзал яны мәйданы файдалануга тапшырылды. 9 мең кв. м мәйданлы технологик корылма терминал комплексларын берләштерә, аэропортның үткәрү сәләтен һәм пассажирлар өчен уңайлылыкны арттыра.

Шулай ук 2023 елның сентябреннән аэропорт территориясендә ресторан, фитнес-клуб, конференцияләр һәм форумнар өчен биналар белән 150 номерлы заманча кунакханә төзелә башлады. Һава капкасының уңышлы эшләве даими рәвештә федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. 2024 елның февралендә “Уфа” халыкара аэропорты елның "Иң яхшы инвестиция проекты" номинациясендә гражданнар авиациясе инфраструктурасы милли күргәзмәсенең мактаулы бүләгенә ия булды. Ә апрель аенда оешма “Аэровокзал комплексының иң яхшы инфраструктура проекты” номинациясендә “Русия канатлары” милли авиация премиясен ала.

Әлбәттә, бу уңышларда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның өлеше шактый зур. Аның башлангычы белән аэропортка Мостай Кәрим исеме бирелде, ремонт эшләре башкарылды. Гомумән алганда, 2019 елдан алып бүгенге көнгә кадәр аэропорт зур үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, 2019 елда 3 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтелсә, бүген аэропорт хезмәтләре белән 4 миллионнан артык кеше файдалана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Көнбатыш илләре тарафыннан гамәлгә кертелгән санкцияләргә карамастан, аэропорттан чит илләргә рейслар ясала. Республика җитәкчесе башлангычы белән Төркия, Казахстан, Беларусь, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, БДБ иләренә яңа һәм өстәмә рейслар ачылды.

Илебез эчендә дә рейслар күбәйде. Шунысы мөһим, “Уфа” аэропортында хезмәтләрнең сыйфаты да югары, һәм билет хакы башка транспортка караганда очсызрак. Бу хакта аэропорт хезмәтләре белән даими рәвештә кулланучы кешеләр белдерә.

– Беренчедән, аэропортның тышкы һәм эчке бизәлешен билгеләп үтәсем килә. Соңгы елларда ул зур үзгәрешләр кичерде һәм чит илләрдәге аэропортлардан күркәмрәк, уңайлырак тоела. Күрсәтелгән хезмәтләрнең дәрәҗәсе дә шатландыра. Аэропортка кергәннән алып, самолетка утыруга кадәр аз вакыт кирәк. Бу аэропортта эшләрнең җайга салынуын исбатлый, – ди аэропорт хезмәтләре белән даими кулланучы Александр Тушангалиев.

– Мин, эшкуар буларак, товарларны еш кына башка төбәкләргә җибәрәм. Шул уңайдан аэропортта посылкалар җибәрү һәм алу хезмәтен билгеләп үтәсем килә. Бу хезмәт уңайлы, чөнки товар берничә сәгатьтә тиешле урынга барып җитә. Башка оешмалар мондый тизлекне тәкъдим итә алмый. Шулай ук, аэропортның бизнес залын да билгелисем килә. Анда барлык заманча ял итү урыннары булдырылган, – диде кием-салым сату белән шөгыльләнүче эшкуар Давид Исламов.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: