+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
22 апрель 2024, 13:00

Башкортстан белән Каракалпакстан хезмәттәшлекне киңәйтә

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте (Русия Федерациясе) һәм Каракалпакстан Республикасы Министрлар Советы (Үзбәкстан Республикасы) хезмәттәшлекне үстерү буенча юл картасына кул куйдылар.

Башкортстан белән Каракалпакстан хезмәттәшлекне киңәйтәБашкортстан белән Каракалпакстан хезмәттәшлекне киңәйтә
Башкортстан белән Каракалпакстан хезмәттәшлекне киңәйтә

Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм Каракалпакстан Министрлар Советы Рәисе Фарход Эрманов кул куйдылар. Яклар Русия Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнашлыгында папкалар белән алмашты.

– 2022 елда без Каракалпакстан Республикасына эш сәфәре белән килдек. Хәзер без уртак тырышлык белән ике яклы элемтәләрне киңәйтү мөмкинлекләрен өйрәнергә, хөкүмәтара килешүне, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләргә һәм имзаларга тәкъдим итәбез. Башкортстан предприятиеләре Каракалпакстанда инженер-коммуникация, җитештерү һәм сервис инфраструктурасын модернизацияләүдә катнаша ала. Без сәнәгать кооперациясен тирәнәйтү һәм уртак предприятиеләр булдыру белән кызыксынабыз, – дип ассызыклады Башкортстан Министрлар Кабинеты башлыгы.

Юл картасы сәүдә, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, социаль һәм яшьләр сәясәте, мәгариф, спорт, мәдәният, туризм, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм экология өлкәсендә 9 юнәлеш һәм 24 чараны үз эченә ала. Аерым алганда, Устюр газ-химия комплексы һәм Башкортстан газ эшкәртү өлкәсендә нефть-газ җиһазлары һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр арасында кооперация, уртак фермер хуҗалыклары булдыру, Каракалпакстан территориясендә яшелчә, бәрәңге һәм көнбагыш җитештерүгә Башкортстан инвесторларын җәлеп итү, мәктәп укучылары өчен уртак олимпиадалар, ике республиканың да туристик потенциалын алга сөрү күздә тотыла.

- Безнең республикадан Үзбәкстанга токымлы маллар, шикәр, көнбагыш мае китерелә. Без үзебезгә яңа җиләк-җимеш һәм яшелчәләр алабыз. Үсемлекчелек, мелиорация һәм терлекчелектә актив тәҗрибә алмашу бара. Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен биодобавкалар һәм ашламалар китерү буенча үзара файдалы сәүдә мөнәсәбәтләре дәвам итә. Монда алга таба үсеш өчен зур стимул булып тизләтелгән контейнерлы тимер юл транспорты проекты Агроэкспресс булырга мөмкин. Нәтиҗәдә җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясен җиткерү күләмен ышаныч белән арттырырга мөмкин, - дип җентекләп уртак агропороектларны үстерүгә тукталды Андрей Назаров.

Спикер Башкортстанның нефть-газ химиясе кластеры мөмкинлекләрен тәкъдим итте, шулай ук очрашуда катнашучыларга Башкортстан төбәгендә бизнес алып бару өчен уңай шартлар турында сөйләде. Андрей Назаров ассызыклаганча, Каракалпакстан эшкуарларына һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Каракалпакстан продукциясе өчен өстәмә керү ноктасы булып зур агросәнәгать паркы территориясендә күмәртәләп азык-төлек сату базары булырга мөмкин, аны Башкортстан территориясендә төзү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас