+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель , 12:00

Башкортстан делегациясе Ташкентта «TEXNOPARК» белән танышты

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе "Иннопром. Урта Азия" Халыкара күргәзмәсе кысаларында Ташкенттагы «TEXNOPARК» эше белән танышты.

Башкортстан делегациясе Ташкентта «TEXNOPARК» белән танышты
Башкортстан делегациясе Ташкентта «TEXNOPARК» белән танышты

Ташкентның «TEXNOPARК» компаниясе 2019 елда ачылган. Аның мәйданы 103 гектар тәшкил итә, шуларның 450 мең квадрат метры - җитештерү территориясе. Хәзерге вакытта биредә 17 төрле производство бар һәм бу әле чик түгел. Мөһим момент: барлык производстволар да халыкара стандартлар буенча сертификацияләнгән.

Җитештерелә торган продукция арасында - кер юу машиналары, суыткычлар, җылыту панельләре, фасадлар өчен материал. Моннан тыш, «TEXNOPARК»та җиһазлар, су җылыту казаннары, насослар, үлчәү җиһазлары, металл конструкцияләре, лифтлар һәм эскалаторлар җитештерү җайга салынган.

«Без Башкортстан делегациясенә технопаркның куәтен һәм мөмкинлекләрен күрсәттек. Башкортстан территориясендә берничә төр производствоны локальләштерү планнарында зур кызыксыну күрдек, - дип сөйләде журналистларга очрашу нәтиҗәләре буенча "TEXNOPARК"ның генеральный директоры Сәрвәр Әхәдов һәм республикада бизнес-мөмкинлекләрне һәм эш шартларын бәяләячәк эшче төркем төзеләчәген өстәде.

Башкортстан делегациясендә бакыр-торба үткәрү заводы аеруча зур кызыксыну уятты, чөнки Башкортстан территориясендә бакыр яткылыкларында чимал базасы бар. Лифтлар һәм эскалаторлар җитештерү дә зур кызыксыну уятты, чөнки "Башкортстан территориясендә лифтлар сату өчен базар да бар", дип өстәде Сәрвәр Әхәдов.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: