+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 апрель , 21:11

Безне Ислам дине, уртак уйлар берләштерә

23 апрельдә Дубайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Көнчыгышка тәрәзә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә сәүдә һәм бизнес өчен мөмкинлекләр» сессиясендә чыгыш ясады, ул «Мөмкинлекләр дөньясы» халыкара бизнес-форумы кысаларында узды.

Безне Ислам дине, уртак уйлар берләштерә
Безне Ислам дине, уртак уйлар берләштерә

Дискуссиянең модераторы булып Русия-Әмирлек эшлекле советы рәисе, «Росгеология» җәмгыяте идарәсе рәисе - генеральный директоры Сергей Горьков чыгыш ясады.

- Башкортстанның күп өлкәләрдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү өчен зур потенциалы бар. Бу - нефть һәм газ, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният һәм башка бик күп нәрсәләр, – диде Сергей Горьков. - Республика предприятиеләре һәм бизнесменнары Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге партнерлары белән, шул исәптән ислам факторы күзлегеннән дә, уртаклык табачакларына ышанам.

Башкортстан Башлыгы үзенең чыгышында Русия төбәгенең һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең охшаш үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

- Башкортстан дәүләт оешмасы буларак җиде кабиләнең берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән, алар башкорт милләтен тәшкил иткән һәм тәшкил итә. Соңыннан алар үз теләкләре белән Русия дәүләте составына керергә карар итә, һәм шул вакыттан бирле без Русия Федерациясенең терәк төбәге. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә бик төрле кабиләләр берләшмәсе буларак формалаша, - диде Радий Хәбиров. - Башкортостан - Русия һәм БДБ илләренең ислам үзәге. Нәкъ менә Уфада 230 ел элек илебез мөселманнарының Үзәк дини идарәсен булдырганнар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дә дөнья ислам үзәкләренең берсе. Әмма Русиядә дә, берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә төрле милләт һәм дин кешеләренең бик ихтирамлы һәм дусларча үзара бәйләнеше бар. Һәм без Әмирлек хакимиятләренең милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга нинди игътибар бирүен күрәбез. Бу бик мөһим.

Икътисад турында сөйләгәндә, республика җитәкчесе Башкортстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында тышкы сәүдә әйләнеше үсешенең югары динамикасын ассызыклады.

- Минемчә, бу зур һәм бик нәтиҗәле эшнең башы гына. Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисады хәзерге халыкара проблемаларга никадәр яраклашканын хөрмәт һәм зур игътибар белән карыйбыз. Бик катлаулы геосәяси шартларда ул ныклык һәм нәтиҗәле үсеш күрсәтә. Моңа, шул исәптән, бизнес алып бару өчен уңайлы мохит булдыру буенча күпсанлы карарлар, тышкы икътисади аренада бик акыллы тәртип ярдәм итә, – диде Радий Хәбиров. - Шуңа күрә икътисади турбулентлык шартларында, һичшиксез, бизнес алып баруның гадел кагыйдәләрен тоткан дәүләтләр белән хезмәттәшлек, сәүдә итәргә, тирәнрәк икътисади кооперация ягына барырга кирәк.

Төбәк башлыгы Башкортстанда булган преференциаль территорияләр – индустриаль һәм технопарклар, «Алга» махсус икътисади зонасы турында сөйләде, шулай ук республика авыл хуҗалыгы казанышларына тукталды.

- Ассызыклыйм, Башкортстан җитештерүчеләре Русиядә беренчеләрдән булып «Хәләл» стандарты буенча "Роскачество"да сертификация үтте. Һәм без гарәп илләре өчен бик катгый һәм мөһим критерийларга җавап бирә торган хәләл продукцияне экспортларга әзер, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Ахырда Башкортстан Башлыгы республика белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында тышкы сәүдә әйләнешен тагын да арттыруга ышаныч белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: