Чара үз мәйданчыкларында 2 мең делегат һәм дөньяның 45 иленнән 10 мең онлайн-катнашучы җыйды. Эшлекле программа кысаларында Русия икътисадының төрле секторларында мөмкинлекләре, БРИКС илләренең хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар. Эшнең аерым юнәлеше - Русия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икеяклы мөнәсәбәтләрне үстерү.
Форумны ачу тантанасында чараны оештыручылар һәм кунаклар чыгыш ясады. Русиянең Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тимур Зәбиров форумның бай эшлекле программасын билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга да нәтиҗәле эш теләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үз чыгышында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадының күпкырлы булуын билгеләп үтте һәм яңа партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу белән кызыксынуын белдерде.
- Башкортстанның рәсми делегациясе исеменнән форумда катнашучыларны сәламләргә рөхсәт итегез. Без монда зур өметләр һәм җитди бурычлар белән килдек, - диде Радий Хәбиров. - Хәзерге заман - чыннан да, мөмкинлекләр дөньясы. Бу дөньяда йөзләгән дәүләт, йөзләгән милләт. Һәм һәр дәүләт үзенең дөньякүләм икътисадка зур, мөһим һәм аерылгысыз өлешен кертә. Һәм һәр халык кешелек цивилизациясе үсешенә үз өлешен ясый. Без Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә юкка гына килмәдек. Русия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - безнең илнең гарәп дөньясындагы төп сәүдә партнеры. Һәм бүген без Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадының катлаулы заман сынауларына җайлашуын, барлык заманча технологик һәм инновацион чишелешләрне үзләштерүен күзәтәбез. Форумда катнашучыларга кызыклы һәм файдалы багланышлар телим, чөнки монда гамәлгә ашырылучы бөтен нәрсә, ахыр чиктә, безнең дәүләтләрнең үсешенә хезмәт итәргә тиеш.
Форумны ачу тантанасыннан соң төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров күргәзмә мәйданчыгында булды, анда ул Русиянең төрле үсеш институтлары, фәнни-мәгариф учреждениеләре, финанс-икътисад структуралары һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре экспозицияләре белән танышты.
Форум кысаларында Башкортстан Башлыгы пленар утырышта, тематик сессияләрдә катнашачак, шулай ук Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу уздырачак.
Фото: glavarb.ru