Хезмәттәшлек турында килешүне «Евразия-Уфа» һәм «Частное предприятие Export import quality» предприятиеләре төзеде. Документ кысаларында Үзбәкстан компаниясе яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук киптерелгән җиләк-җимешләрнең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк.
- «Евразия-Уфа» - киптерелгән җиләк-җимешнең Русиядә иң эре дистрибьюторы булганлыктан, имзаланган контракт Башкортстанның гына түгел, күрше төбәкләрнең дә эчке ихтыяҗын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Моннан тыш, әлеге контракт «Евразия-Уфа» компаниясенә Уфада яңа инвестиция проектын гамәлгә ашырганда ышанычлы партнерлар табарга мөмкинлек бирәчәк, - дип уртаклашты төбәкнең сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Шул ук вакытта, бизнес-делегация җиңел сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе Alliance Textile белән беренче очрашу да үткәрде.
Алмалык шәһәре тау-металлургия комбинаты җитәкчелеге белән дә очрашу булды. Анда «Уральский торговый дом» өчен цинк китерү квотасын 200 тоннадан 500 тоннага кадәр арттыру турында килешүгә ирешелде.
Фото: pravitelstvorb.ru