Бу - Русиядә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Бу хакта «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Локманов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, социаль газ үткәрү программасы Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла. 2021 елда дәүләт башлыгы газ үткәрелгән торак пунктлардагы йорт хуҗалыклары чикләренә кадәр бушлай газ кертүне күздә тоткан законга кул куйды. Бу эш өчен бердәм газ үткәрү операторы җаваплы.
Башкортстанда программага 1 972 торак пункт кертелгән, аларда 65,5 мең йорт хуҗалыгын тоташтыру мөмкинлеге бар.
- Программаны гамәлгә ашыру башланганнан бирле газ үткәрүгә 56 383 гариза кабул иттек. Бүлү челтәрләре газны 50 139 йорт хуҗалыгына кадәр җиткергән, шуларның 43,6 меңенә газ килгән инде, – дип билгеләп үтте Альберт Лукманов. - Без барлыгы 62 мең йортка газ үткәрүнең техник мөмкинлеген тәэмин иттек.
Башкортстан Башлыгы «Газпром межрегионгаз Уфа» коллективына нәтиҗәле һәм җайга салынган эше өчен рәхмәт белдерде.
- Без газ үткәрү ягыннан зур күләмдә эшләдек, - диде Радий Хәбиров. - Ләкин алга таба да эшләребез күп.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.