Быелгы чарада тулы эшлекле программа көтелә: стратегик сессияләр, "түгәрәк өстәл"ләр, дискуссия мәйданчыклары, килешүләргә кул кую һәм пленар утырыш. Урал аръягының туристлык инфраструктурасын үстерү һәм «Урал» икътисади зонасын (МИЗ) булдыру мәсьәләләренә багышланган 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, чара мәйданчыгында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү, квалификацияле кадрлар әзерләү, ясалма интеллект, мәгълүмат икътисады һәм башка мәсьәләләр дә каралачак.
Форумда катнашу өчен гаризаны рәсми сайтта сылтама буенча бирергә мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru