Хөкүмәт вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләвенчә, индустриаль парк территориясен исәпкә алып, МИЗ мәйданы 468 гектардан 763 гектарга кадәр арткан. Резидентлар арасында 22 компания бар, аларның проектларының гомум бәясе 65 миллиард сумга якын. Аларны гамәлгә ашыру республикада 2,9 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
2023 ел нәтиҗәләре буенча, махсус икътисади зона эшенең төп күрсәткечләре - резидентлар саны, инвестицияләр күләме, булдырылган эш урыннары һәм товарларны сатудан кергән табыш - Русия Хөкүмәте билгеләгән планлы күрсәткечләрдән артып китә.
Өстәвенә, быел "Алга" махсус икътисади зонасында тротуар плиткасы һәм төрле төзекләндерү элементлары җитештерәчәк яңа предприятиене локальләштерү планлаштырыла. Тиешле килешү «Поревит. Уфа» белән Башкортстанның Үсеш корпорациясе арасында XVI Халыкара бизнес атналыгы мәйданчыгында имзаланды.
Махсус икътисади зонаны үстерүнең якын планнарында - инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы объектларын төзү һәм файдалануга тапшыру, шулай ук яңа резидентлар җәлеп итү.
Радий Хәбиров инвесторлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү һәм МИЗ территориясендә производстволар булдыруга һәрьяклап ярдәм итү кирәклегенә игътибар итте.
- Әлегә «Фарус-Синтез» компаниясе белән сөйләшүләр бара, ул республикада майлы спиртлар җитештерү заводын төзергә планлаштыра. Бу - актуаль һәм масштаблы проект. Бу инвесторны үзебезгә җәлеп итү мөһим, - диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru