+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
14 Май , 18:25

Башкортстан һәм Үзәк Азия илләре партнерлыгы турында фикер алышачаклар

"Урал аръягы-2024" VI Бөтенрусия инвестицион сабантуенда, ул Башкортстанның Сибай шәһәрендә 24-26 майда узачак, Үзәк Азия илләре арасында партнерлык перспективалары турында фикер алышыначак.

Башкортстан һәм Үзәк Азия илләре партнерлыгы турында фикер алышачаклар
Башкортстан һәм Үзәк Азия илләре партнерлыгы турында фикер алышачаклар

Форум елның мөһим халыкара эшлекле вакыйгасы булып тора, дәрәҗәле кунаклар арасында Евразия икътисади берлеге илләре делегацияләре традицион чыгыш ясый. Инвест-сабантуй барышында Башкортстан, Үзбәкстан һәм Казахстан арасында хөкүмәтара эшче төркемнәре утырышлары узачак, аерым сессиядә ислам инвестицияләре темасы турында фикер алышачаклар.


2023 елда Русиянең Үзәк Азия белән товар әйләнеше 44 млрд доллардан артып китте. Бу хакта Русия чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Галузин белдерде. Төбәкең сәясәтне үстерү үзәге докладына караганда, Башкортстан халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча Русиянең өч төбәк-лидерының берсе дип танылды. Төбәк дөньяның 100дән артык дәүләте белән хезмәттәшлек итә.

Соңгы ике елда Башкортстанның Үзәк Азия дәүләтләре белән товар әйләнеше 15 проценттан артыкка үсте, бу республиканың барлык тышкы сәүдәсенең 21 процентын тәшкил итә. Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, 2024 ел ахырына бу күрсәткечнең 25 процентка кадәр үсеше көтелә. Бу Башкортстанның һәм Үзәк Азия илләренең зур мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сөйли.

- Европа һәм Азия тоташкан урында булуыбыз безгә тиз юнәлеш алырга мөмкинлек бирә, шул исәптән тышкы икътисад катлаулы булган дөньяда, - диде Радий Хәбиров. - Ил үсешенең хәзерге катлаулы чорында без яңа икътисади чынбарлыкка бик тиз җайлаштык. Республиканың төп партнёрлары арасында көнчыгышта- Урта Азия илләре һәм көнбатышта - Беларусь.

Башкортстан Башлыгы республиканың төрле өлкәләрдә, икътисадны, мәдәниятне һәм социаль өлкәне дә кертеп, Үзәк Азия илләре белән уртак сыйфатлары һәм охшаш кызыксынулары күп булуын билгеләп үтте. Төбәк сәнәгать хезмәттәшлеген үстерү һәм уртак проектлар аша икътисадны диверсификацияләүгә актив омтыла. Башкортстан Казахстан, Беларусь, Кытай, Төркия һәм Үзбәкстандагы Русия сәүдә вәкиллекләре составында үз вәкиллекләрен ачты, шулай ук Гарәп Әмирлекләрендә һәм Иранда мондый офис ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта чит ил партнерлары белән берлектә 164 млрд сумнан артык күләмдә проектлар гамәлгә ашырыла.

Төбәк Башлыгы ассызыклаганча, бизнес өчен икътисади, сәяси тотрыклылык һәм уенның аңлаешлы кагыйдәләре мөһим. Радий Хәбиров шулай ук билгеләп үткәнчә, Үзәк Азия илләре белән мөнәсәбәтләр уңай үсештә һәм бизнес үсеше өчен уңай шартлар тәэмин итә.

«Урал аръягы-2024» форумы Башкортстан һәм Үзәк Азия илләре арасында партнерлык перспективалары турында фикер алышу мәйданчыгы булачак һәм, һичшиксез, бу төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: