Әйтик, «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» компаниясенең генеральный директоры Айдар Абүзәров төбәктә автозаправка станцияләренең фирма челтәрен (АЗС) үстерү һәм юл буендагы сервис хезмәтләре ассортиментын киңәйтү буенча берничә башлангыч тәкъдим итте. Сүз яңа АЗСлар төзү турында бара, шул исәптән Уфа территориясендә дә.
Күпфункцияле автозаправка комплекслары төзелешенә инвестицияләрнең гомум күләме - 957,8 миллион сум. Ә АЗС территориясендәге юл яны сервисы объектлары 60ка якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Эшкуарр Александр Павлов Туймазы районында «САВВА» бренды астында җитештерелә торган ит продукциясе җитештерүне модернизацияләү планнары турында сөйләде.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча инвестпроектлар салым ташламалары белән өстенлекле статуска ия булды.
Фото: Башкортстан Башлыгы