Аэропортның генеральный директоры Александр Андреев хәбәр иткәнчә, 2023 елның декабрендә аэровокзал комплексының 9 мең квадрат метр мәйданлы һәм 400 кешегә кадәр сыйдырышлы терминалы ай ярымга алданрак файдалануга тапшырылган. Яңа корылма аэропортның эчке һәм халыкара терминалын бердәм архитектура комплексына берләштерә. Объектның төп функциясе пассажирларны аэропорт биналары эчендә һәм тышында кабул итү, озату, урнаштыру һәм навигацияләү.
Эчке авиалинияләр аэровокзалының гомум үткәрү сәләте 2023 елгы реконструкциядән соң сәгатенә 1,2 меңнән 1,5 меңгә кадәр арткан. Быел республика башкаласы аэропорты «Елның иң яхшы инвестиция проекты» номинациясендә «Русиянең һава капкасы» премиясенә лаек булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эчке һәм халыкара һава линияләре терминалын берләштерү, теркәү зонасын киңәйтү проекты белән танышты. Александр Андреев аңлатканча, алга таба модернизацияләү аэровокзал комплексының үткәрү сәләтен сәгатенә 3 мең пассажирга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Радий Хәбиров «Уфа» халыкара аэропорты җитәкчелеге белән предприятиенең стратегик үсеше турында фикер алышты. Юнәлешләрнең берсе - 2030 елга пассажирлар агымын 7,2 млн кешегә җиткерү. Күрсәткечкә ирешү өчен авиаташуларны субсидияләү күләмен арттыру, аэродром һәм терминал инфраструктурасын, шулай ук маршрутлар челтәрен үстерү кирәк.
Моннан тыш, төбәк җитәкчесе очыш зонасында реконструкцияләнгән багаж бүлеген, яңартылган көтү залын һәм бизнес-залны карады.
Радий Хәбиров аэропорт коллективына ирешкән күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде, алга таба эшендә уңышлар теләде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Фото: Башкортстан Башлыгы