Бу хакта "Chengdu Chengdastar Engineering Co" компаниясе җитәкчелегенең республика Хөкүмәте Премьер-министр урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев белән очрашуда фикер алышынды.
- Кытай белән нефть химиясе тармагында хезмәттәшлек итү безнең алда үзара инвестицияләр һәм технологияләр алмашу өчен зур мөмкинлекләр ача. Бу проектлар алдынгы чишелешләр кертергә, яңа эш урыннары булдырырга һәм икътисади үсешне көчәйтергә ярдәм итәчәк. Без ышанабыз, бу партнерлык Башкортстан Республикасының нефть химиясе сәнәгатен үстерүдә һәм безнең илләр арасында икътисади элемтәләрне ныгытуда төп адым булачак, - дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.
Очрашу барышында катнашучылар Башкортстан территориясендә компаниянең инвестицион проектларын гамәлгә ашырганда эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруның һәм алга таба хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган вариантлары турында фикер алыштылар. Мәсәлән, инвесторны буш мәйданчыклар һәм гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары кызыксындырган.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте