+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Май 2024, 12:32

Инвестиция сабантуена рәхим итегез!

«Урал аръягы-2024» VI Бөтенрусия инвестиция сабантуе катнашучылары Русиядә инвестиция процессын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак

Инвестиция сабантуена рәхим итегез!Инвестиция сабантуена рәхим итегез!
Инвестиция сабантуена рәхим итегез!

Форум 24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте. Оештыручылар инде хәзер үк билгеләп үткәнчә, чит ил, федераль һәм төбәк басмалары журналистлары чарада катнашу өчен актив рәвештә теркәлә.

- Хәзер Русия - катлаулы этапта. Ил икътисадны структур үзгәртеп коруны тәэмин итә һәм стратегик индустриаль үсешнең югары дәрәҗәсенә чыга. Фикер алышулар барышында төрле проектларны финанслау вариантлары, эчке ресурсларны мобилизацияләүнең иң нәтиҗәле ысулларын эзләү һәм бүгенге көндә бизнес, фән өлкәсе, безнең гражданнар тәкъдим иткән проектларны гамәлгә ашыру өчен тышкы ресурсларны җәлеп итү тәкъдим ителер дип өметләнәм. Уңышлар, нәтиҗәле бәхәсләр телим һәм, һичшиксез, сезнең тәкъдимнәрегез, шул исәптән законнарны камилләштерү буенча да, безнең комитет тарафыннан исәпкә алыначак, — дип белдерде Русия Дәүләт думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков.

Исегезгә төшерәбез, узган елгы форум илледән артык киңкүләм мәгълүмат чарасында кызыксыну уятты. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда федераль телеканалларның һәм илнең иң эре мәгълүмат агентлыкларының ачык студияләре эшләде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Денис Таваев
Читайте нас