+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Май 2024, 17:04

Кытай бизнесменнары Башкортстанга тартыла

Кытай бизнесменнары Уфа янында Кытайда җитештергән электротехник җиһазлар складын һәм демонстрация зонасын ачарга планлаштыра.

Кытай бизнесменнары Башкортстанга тартылаКытай бизнесменнары Башкортстанга тартыла
Кытай бизнесменнары Башкортстанга тартыла
Бу хакта Харбин шәһәрендә Башкортстан делегациясенең ««Чжунго Хуахуэй Дяньци Цзитуань» акционерлар компаниясе Идарәсе рәисе Цай Ханлин белән очрашуында әйтелде.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев хезмәттәшләренә республиканың җитештерү инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирүен әйтте. Башкортстанда 12 индустриаль һәм 19 технопарк эшли. 10 масштаблы тармак кластеры, шул исәптән авиация, машина төзелеше, агросәнәгать, станоклар төзү химиясе һәм пилотсыз очу аппаратлары кластеры гамәлдә. Пилотсыз аппаратлар җитештерү арта.

- Гомумән алганда, соңгы берничә елда бездә 50гә якын масштаблы производство кертелде. Шул ук вакытта Русиянең күп кенә төбәкләре белән сәнәгать кооперациясен интенсив үстерәбез. Мондый җитештерү активлыгы, әлбәттә, электротехниканы да кертеп, җиһазларның киң номенклатурасына ихтыяҗ тудыра. Без тиешле проектларны тормышка ашыру белән дә кызыксынабыз. Моның өчен без киң салым преференцияләре һәм ташламалар бирәбез, – диде вице-премьер.

Яклар Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан Цай Ханлин компаниясенә республика базарына чыгу проектын гамәлгә ашырганда аерым ташламалар һәм ярдәм чаралары бирү мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас