+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 Май 2024, 14:45

Артем Кирьянов: “Мондый форумнар ил икътисадын үстерергә ярдәм итә”

Русия Дәүләт думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Артем Кирьянов “Урал аръягы” VI Бөтенрусия инвестицион сабантуена чакырды, ул Башкортстанның Сибай шәһәрендә 24-26 майда узачак.

Артем Кирьянов: “Мондый форумнар ил икътисадын үстерергә ярдәм итә”Артем Кирьянов: “Мондый форумнар ил икътисадын үстерергә ярдәм итә”
Артем Кирьянов: “Мондый форумнар ил икътисадын үстерергә ярдәм итә”

Артем Кирьянов белдергәнчә, “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестицион сабантуенда, 2019 елдан башлап Русия үсеше буенча мәсьәләләр турында фикер алышуның теге яки бу форматларын формалаштыру һәм танышу өчен күп илләрдән экспертлар, дәүләт власте һәм бизнес вәкилләре катнаша.

- “Урал аръягы” форумы инде беренче ел гына узмый. Һәм мин, берничә тапкыр Сибай кунагы буларак, анда барысын да катнашырга чакырам. Русия төбәкләрендә уза торган мондый форумнар безгә ил икътисады үсешендә, Русия тормышын төзергә ярдәм итә, - дип белдерде Русия Дәүләт думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Артем Кирьянов.

Видеоны түбәндәге сылтанма буенча карарга мөмкин: https://forum-zauralye.com/ru/n24-11

Фото: forum-zauralye.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас