Аларның икесе дә авыргазылылар өчен мөһим. Беренче проект Толбазы авылында шиномонтаж ачу белән бәйле булса, икенче эшкуар район үзәгендә бәйләм кием-салым җитештерү буенча остаханә ачарга ниятли.
Район хакимияте белгечләре һәм чакырылган махсус хезмәт вәкилләре субсидия алуга конкурста катнашу шартларын аңлатты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы елда гына район буенча һәрберсе 350 мең сум күләмендә 14 квота бүленгән.
Район хакимияте башлыгының икътисади үсеш һәм инвестицияләр буенча урынбасары Айгөл Шакирова билгеләвенчә, 2024 елда үзгәрешләр бар. Беренчедән, социаль контракт буенча максатлы социаль ярдәм алуга гаризалар тапшыру гадиләштерелде. Яшәгән урын буенча күпфункцияле үзәк яки халыкны социаль яклау бүлегенә шәхси мөрәҗәгать итүдән тыш, Дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза тутыру да җитә. Шул ук вакытта өстәмә белешмәләр таләп ителми. Гаилә һәм аның керемнәре турында кирәкле белешмәне социаль яклау органнары үзаллы ала.
Икенчедән, хәзер гаилә әгъзаларының (гариза бирүче, аның ире яки хатыны һәм балигъ булмаган яки көндезге бүлектә укучы 23 яшькәчә балалары) гына керемнәре исәпкә алына. Моңа кадәр гаилә белән бергә яшәүче башка туганнарның керемнәре дә исәпкә алына иде.
Өченче яңалык – эшчәнлек ачу яки шәхси хуҗалыкны үстерү буенча социаль контракт төзегәндә гариза бирүче эшкуарлык сәләтенә, компетенциясенең нинди дәрәҗәдә булуын билгеләүгә тест үтәргә тиеш.