Форум 24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте. Оештыручылар инде хәзер үк билгеләп үткәнчә, чит ил, федераль һәм төбәк басмалары журналистлары чарада катнашу өчен актив рәвештә теркәлә.
Чара халыкара проектлар форматында инвестицияләр һәм икътисади хезмәттәшлек өлкәсендә, шулай ук Башкортстан Республикасының инфраструктура үсеше өлкәсендә иң әһәмиятле чараларның берсе буларак абруй казанды. Бу хакта Башкортстан Республикасыннан Дәүләт думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов белдерде.
- Кадерле дуслар, сезне Сибай шәһәренә инвестиция Сабантуена чакырабыз. Чара бик күп очрашулар, республикабызның кунакчыллыгы, форумда төзелгән күп миллиардлы контрактлар белән билгеләнә. Бу инвестсабантуй да шундый ук нәтиҗәле булыр дип өметләнәм, - диде Рифат Шәйхетдинов.
Исегезгә төшерәбез, узган елгы форум илледән артык киңкүләм мәгълүмат чарасында кызыксыну уятты. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда федераль телеканалларның һәм илнең иң эре мәгълүмат агентлыкларының ачык студияләре эшләде.
Фото: mgazeta.com