Төбәктә автомобильләргә газ тутыру өчен 51 станция (АГНКС) эшли. Алар саны буенча Башкортстан Русиядә Ростов өлкәсеннән соң 2нче урында тора.
Агымдагы елның беренче дүрт аенда республикада табигый газ куллану күләме 15 миллион куб. метрга җиткән. Шул ук вакытта кайбер станцияләр буенча газ-мотор ягулыгы куллануның кимүе билгеләнә. Шуңа бәйле рәвештә ел ахырына табигый газ куллануның гомум күрсәткече, фаразлар буенча, 45 миллион куб. метр тәшкил итәргә тиеш (бу 2023 ел дәрәҗәсеннән 8,5 процентка түбәнрәк).
Параллель рәвештә Башкортстан территориясендә автомобильләр өчен яңа газ тутыру станцияләре төзелә башлаячак. Мәсәлән, бу елда 13 яңа АГНКС төзү планлаштырыла. Шулай итеп аларның гомум саны 64кә җитәчәк.
Төбәк Башлыгы транспортны муниципалитетлар киселешендә газ-мотор ягулыгына күчерү барышы турында фикер алышырга йөкләде.
Фото: bashinform.ru