- Беларусь - Башкортстанның әйдәп баручы партнерларының берсе булган һәм булып кала. Уртак тырышлык белән без сәнәгать кооперациясен үстерәбез һәм импортны алмаштыру юнәлеше буенча эшлибез. Беларусь Республикасы делегациясенең - ә бу 30га якын вәкил - "Газ. Нефть. Технологияләр" күргәзмәсендә актив эшләве сөендерә. Инде 500 миллион сумлык продукция җитештерү контрактлары төзеп, шаккатыргыч нәтиҗәләргә ирештек. Алда тагын өч көн күргәзмәдә эшләячәкбез, шуңа күрә яңа уңай нәтиҗәләр көтәбез, – диде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
- Инде 10 елдан артык белорус компанияләре әлеге форумда катнаша. "Белнефтехим" холдингы предприятиеләренең киң экспозиция алып баруы, форумда актив катнашуы, продукция тәкъдим итүләре, контрактлар төзүләре яхшы традициягә әверелде, – диде Русия ФедерациясенеңБеларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан Республикасы вәкиле Константин Климин.
Фото: pravitelstvorb.ru