+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Май 2024, 14:58

Инвестиция сабантуе кысаларында бизнес-шерифлар форумы узачак

"Урал аръягы-2024" VI Бөтенрусия инвестиция сабантуе кысаларында "Бизнес һәм хакимият. Нәтиҗәле төбәк белән партнерлыкта көчле эшкуар" дип аталган III халыкара бизнес-шерифлар форумы узачак.

Инвестиция сабантуе кысаларында бизнес-шерифлар форумы узачакИнвестиция сабантуе кысаларында бизнес-шерифлар форумы узачак
Инвестиция сабантуе кысаларында бизнес-шерифлар форумы узачак

Форумның төп вакыйгаларының берсе пленар дискуссия булачак, анда Русия төбәкләре һәм чит ил дәүләтләре вәкилләре чыгыш ясаячак.

- Без үз төбәгебезгә инвестицияләр җәлеп итүгә аерым игътибар бирәбез. 2023 елда аларның суммасы 620 миллиард сумнан артып киткән. Капитал кертүнең моңарчы күрелмәгән үсеше инвесторларның Башкортстан тәкъдим иткән коралларны югары бәяләвен күрсәтә. Бу күбесенчә - бизнес-шерифларның казанышы, алар шәһәрләрдә һәм районнарда бизнес вәкилләренә зур ярдәм күрсәтәләр, – диде Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

Форум 24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте. Оештыручылар инде хәзер үк билгеләп үткәнчә, чит ил, федераль һәм төбәк басмалары журналистлары чарада катнашу өчен актив рәвештә теркәлә.

Исегезгә төшерәбез, узган елгы форум илледән артык киңкүләм мәгълүмат чарасында кызыксыну уятты. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда федераль телеканалларның һәм илнең иң эре мәгълүмат агентлыкларының ачык студияләре эшләде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас