Күргәзмәдә әйдәп баручы экспертлар, сәнәгатьчеләр, галимнәр катнаша. Быел кунаклар арасында чит илләрдән, шул исәптән Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Кытай, Куба, Алжир, Ираннан делегацияләр бар. Үзләренең алдынгы эшләнмәләрен һәм технологияләрен Русиянең 38 төбәгеннән 300дән артык компания тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе чарада катнашучыларны һәм кунакларны форумның эшли башлавы белән котлады, Русия һәм чит ил компанияләренең аңа карата зур кызыксынуын билгеләп үтте. Ачылу тантанасы ахырында төбәк җитәкчесе нефть-газ секторы предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм яшь галимнәргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Радий Хәбиров шулай ук 100 мең сумлык шәхси торак йортка газ кертүгә сертификатны улы СВОда катнашучы анага - Фәридә Абдрахмановага тапшырды. Алга таба Башкортстан Башлыгы мәйданы 14,5 мең квадрат метр булган "Газ. Нефть. Технологияләр" экспозициясе белән танышты.
Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/178220.html
Фото: glavarb.ru