- Минем Ватаным - Башкортстан Республикасы. Бу, мөгаен, мин кайчандыр булган иң соклангыч урындыр. Анда барысы да бар - кырлар, Альп болыннары, чиста елгалар, матур күлләр, далалар һәм таулар, мегаполис һәм табигатьнең кеше кулы тимәгән почмаклары. Әмма иң мөһиме — кешеләр. Игелекле, тырыш, горур һәм бик кунакчыл! - диде Әскар Абдразаков.
Форум 24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак. Чараны оештыручылар - Стратегик башлангычлар агентлыгы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте. Оештыручылар инде хәзер үк билгеләп үткәнчә, чит ил, федераль һәм төбәк басмалары журналистлары чарада катнашу өчен актив рәвештә теркәлә.
Исегезгә төшерәбез, узган елгы форум илледән артык киңкүләм мәгълүмат чарасында кызыксыну уятты. Махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда федераль телеканалларның һәм илнең иң эре мәгълүмат агентлыкларының ачык студияләре эшләде.
Фото: pravitelstvorb.ru