Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
- Узган атнада Башкортстан Республикасы делегациясе төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Кытай Халык Республикасының Ляонин һәм Хэйлунцзян провинцияләрендә булды, анда делегатлар берничә рәсми һәм эшлекле очрашуда, шулай ук VIII Русия-Кытай форумы эшендә катнашты. Күргәзмәдә без шулай ук алдынгы сәнәгать казанышлары белән төбәк стендын тәкъдим иттек.
Кытай агымдагы елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча 20 процент өлеше белән төбәк контрагентлары исемлегендә беренче урында тора. Сәфәр кысаларында ирешелгән килешүләр безгә үзара товар әйләнешен арттырырга һәм уртак инвестицион проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, – дип билгеләп үтте Маргарита Болычева.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте